Аны бүген тоткарлаганнар. Ирме, хатынмы ул, ничә яшь аңа — билгесез. Бары тик Чаллыда яшәүче дип кенә телгә алына таратылган релизда. Ул Русия гаскәрләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә тоткарланган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, бу кеше Telegram-да төрле язмалар урнаштырган, алар Русия гаскәрләрен дискредитацияләргә юнәлдерелгән. Текст эчтәлекләре китерелми.
Татарстандагы Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше ачылган.
- Бу маддә нигезендә узган елны Казанда активист Зөлфия Ситдыйкова тоткарланды, аннары кулга алынды. 28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
- Татарстан мәхкәмәләре Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" (Административ хокук бозулар кодесының 20.3.3 маддәсе) гаепле дип табып, дистәләгән кешене штрафка тарткан иде.
- 2022 елда ДДТ рок-төркеме җырчысы Юрий Шевчукка да Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү административ эше нигезендә Уфада мәхкәмә булды. Аңа штраф салынды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум