"Бу куркынычларны бетерү өчен саклану максатыннан Израил армиясе Лүбнәндәге террорчы һәдәфләргә һөҗүм итә", диде Израил армиясе вәкиле Даниэл Хагари.
Израил саклану гаскәре хәбәр итүенчә, 100гә якын очкыч "Хизбулла"ның меңләгән ракет җиһазларын юк иткән".
Шул ук төндә Лүбнән төркеме Израилгә ракетлар җибәргән.
"Хизбулла" дроннар белән бергә 320 ракет җибәрелүен әйтте. Алар Израилнең 11 хәрби корылмасына эләккән дип белдерелә. Төркем 30 июльдә Бәйрутта үтерелгән "Хизбулла" командирларының берсе Фуат Шукра өчен үч алу чарасының "беренче этабы" дип игълан итте.
Лүбнәндәге иминлек өлкәсендәге чыганак Reuters-ка әйтүенчә, ЦАХАЛ илнең көньягында шәһәрләргә ким дигәндә 40 һөҗүм ясаган, бу узган елның 7 октябрендәге Израилнең Газзә сызыгына ясалган һөҗүменнән соң иң колачлысы.
Израилдә 48 сәгатькә гадәттән тыш хәл кертелде. Тел-Авивтагы халыкара һава аланы вакытлыча эшен туктатты, ләкин иртә белән очышлар башкарылды. Лүбнән белән чик буенда урнашкан пляжлар ябык.
Ак йорт белдерүенчә, АКШ президенты Джо Байден вазгыятьне күзәтә һәм Израил хакимияте белән элемтәдә торырга кушылган.
Белешмә: Хизбулла
Хизбулла (гәрәп. حزب الله, "Аллаһ фиркәсе") — Лүбнән (Ливан) шигыйларының кораллы оешмасы һәм сәяси фиркасе. Аның тарафдарлары Лүбнәндә Иран режимына охшаш ислам дәүләте булдыру өчен көрәшә. "Хизбулла" хәрәкәте Иранның Ислам инкыйлабы җитәкчесе Рухаллаһ Хомейни булдырган идеология нигезендә корылган.
АКШ, Канада, Израил, Мисыр, Фарсы култыгы илләрендә, Австралия, Британия һәм Европаның аерым дәүләтләрендә террористик оешма дип танылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум