Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан фаҗигасенә 20 ел


Беслан мәктәбе
Беслан мәктәбе

Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә. 

2004 елның 1 сентябрендә чечен сугышчылары Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәптә 1100ләп укытучыны, укучыны һәм аларның туганнарын тотык итеп алды. Чечня бәйсезлеге өчен сугышучылар тотыкларны азат итү өчен Чечнядән Русия хәрбиләрен чыгаруны таләп итте. Әмма Русия хакимиятләре бернигә карамастан мәктәпкә һөҗүм башлады, нәтиҗәдә 334 тотык, шул исәптән 186 бала һәлак булды.

Бәйсез тикшерүчеләр бик начар башкарылган коткару операциясенә тәнкыйть белдерде.

Тикшерү эше әле дә төгәлләнмәгән. Быел 20 август көнне Русия президенты Владимир Путин Бесландагы 1нче санлы мәктәптә беренче тапкыр булды һәм һәлак булучыларга куелган һәйкәл алдында тезләнде. Шулай ук ул "Беслан аналары" оешмасы вәкилләре белән очрашты һәм сөйләшү барышында терактта һәлак булучылар санын азайтып әйтте.

Оешманы рәистәше Анета Гадиева сүзләренчә, сөйләшүнең төп өлеше җинаять эшенә багышланган. Хатын-кызлар тикшерүнең сүзылуына зарланган.

Путин "бу тикшерүнең әле тәмамланмаганын белмәгән идем" диде. Ул Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белән элемтәгә керергә киңәш итте.

Шуннан соң Русия президенты мәктәпкә һөҗүм иткән террорчыларга ярдәм итүдә ниндидер чит ил көчләрен гаепләде.

Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә. Террорчылар арасында бердәнбер исән калучы – Нурпаши Кулаев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG