20 октябрьгә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинаның Кривой Рог шәһәренә баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән. Җирле җитәкчелек хәбәр итүенчә, барлыгы 17 кеше зыян күргән, шуларның җидесе хастаханәгә салынган.
Кривой Рог саклану шурасы рәисе Александр Вилкул белдерүенчә, шәһәргә һөҗүм нәтиҗәсендә 15 торак йорт, шулай ук берничә уку йорты һәм административ бина зыян күргән.
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе әйтүенчә, беренче һөҗүм нәтиҗәләрен юк иткәндә, Русия гаскәрләре икенче ракет җибәргән. Бу хезмәткәрләрнең янгын сүндерү вакытында булган.
Төнлә Киев һәм аның тирәлегендә дә унга якын "Шахед" дроны бәреп төшерелгән. Барлыгы Киевта өч тапкыр һава һөҗүме кисәтүе игълан ителгән һәм ул барлыгы өч сәгать дәвам иткән. Бу хакта Киев шәһәр хәрби идарәсе башлыгы Сергей Попко белдерде.
Русия хәрбиләре Украинага һөҗүмнәрне шәрехләми.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум