Грузиядәге оппозицион партияләр беренчел сайлау нәтиҗәләрен танымый һәм яңа парламентка мандатлар алудан баш тарта. Алар тарафдарларын якшәмбе көнне протест чараларына чыгарга чакырды. Оппозициядәге күпчелек сәясәтчеләр әйтүенчә, сайлаудагы саннар хәрәмләшүләр нәтиҗәсе.
Азатлык радиосының грузин хезмәте хәбәр итүенчә, якшәмбе иртәнгә бюллетеньнәрнең 99% саналган. Рәсми мәгълүматларга күрә, миллиардер Бидзина Иванишвилиның "Грузия хыялы" фиркасе сайлаучыларның 54,27% тавышын казанган.
Оппозициядәге "Үзгәрешләр яклы коалиция" - 10,80%, Михаил Саакашвилиның "Бердәмлек - Милли хәрәкәт"- 10,09%, "Көчле Грузия"- 8,75%, "Грузия өчен" - 7,75% тавыш җыйган.
"Көчле Грузия" лидерларының берсе Анна Долидзе матбугат конференциясендә: "Үзәк комиссиянең язарга батырчылык итүенә ачуыбыз кабара. Нәтиҗәләр Грузия халкының теләген чагылдырмый. Бу саннар тарихи һәм Грузиянең бүгенге сайлауларына каршы килә. Без һәр тавыш өчен көрәшәбез, Грузия халкының демократик сайлауларын яклау өчен барлык хокукый чараларны кулланабыз. Беркемгә дә бу сайлауны тартып алу мөмкинлеген бирмиячәкбез", диде.
"Үзгәрешләр өчен коалиция" лидеры Ника Гварамия "Грузия хыялын" конституцион түнтәрелеш ясауда гаепләде.
"Сайлауда кулланылган хәрәмләшүләр схемасы беленде. Сайлаулар урланды", диде ул һәм алдашу схемасының нечкәлекләрен якшәмбе көнне җәмәгатьчелеккә җиткерергә сүз бирде.
Яңа парламентта күпчелек урынны алып, "Грузия хыялы" хәзер яңа президентны сайлый алачак. Сайлаулар парламентның беренче утырышыннан соң 45 көн эчендә узачак. Ил башлыгын беренче тапкыр халык түгел, ә сайлау коллегиясе - парламент депутатлары, Абхазия һәм Аджария автоном республикалары югары органнары вәкилләре, җирле үзидарә органнары вәкилләре сайлаячак. Шул ук вакытта "Грузия хыялы" импичмен кулланып хәзерге президент Саломе Зурабишвилины вазифасыннан алып атуга ирешә алмаячак. Аның өчен парламентта 100 тавышка ия булу кирәк.
Оппозиция "Грузия хыялын" илне изоляцияләргә тырышуда һәм Кремль тарафлы сәясәт алып баруда гаепләде.
Оппозициянең төп шигаре исә Көнбатышка якынаю белән бәйле: "Кешеләрне кайгырту, коррупциягә каршы көрәш, Европа берлеге һәм НАТОга керү, илнең Русия йогынтысына эләгүенә юл куймау".
- "Грузин хыялы" - илдә 2012 елдан бирле идарә итә. Парламент сайлауларында аңа Михаил Саакашвилиның "Бердәмлек - Милли хәрәкәт" фиркасе һәм тагын өч оппозицион берләшмә каршы тора: "Көчле Грузия", "Үзгәрешләр яклы коалиция" һәм "Грузия өчен".
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум