Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны басып алучылар һәйкәлен 2025 елда төзекләндереп бетермәкчеләр


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны басып алучылар һәйкәлен карый, 2024 елның октябре
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны басып алучылар һәйкәлен карый, 2024 елның октябре

Әлегә булачак һәйкәлнең эскизлары гына бар.

Әле архитектура карарлары булмаса да, Татарстанда 1552 елда Казанны яклап һәлак булган Явыз Иван яклы сугышчыларның гыйбадәтханә-һәйкәлен 2025 елның августында төзекләндереп бетерергә ниятлиләр.

"Әлегә үзебез өчен генә схемалы итеп сызгаладык, әмма бу эскиз проекты түгел. Архитектура карарлары юк әле", дип сөйләгән журналистларга Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Аның әйтүенчә, хәзер җәяүлеләр күперен, причалны, автобуслар кую өчен мәйданчыкны көйләү мәсьәләләре карала.

  • Һәйкәлне төзекләндерү 2024 елда башланды. Элегрәк аны 2026 елда төзеп бетерәчәкләре әйтелгән иде. Һәйкәл өчен 300 млн сум бүлеп бирелде: яртысы республика акчалары, яртысы — федераль бюджеттан.
  • Татарлар Хәтер көнен уздырганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге гыйбадәтханәгә килеп, аның төзекләндерү проектын карады.
  • Гыйбадәтханә 1823 елда төзелгән.
  • Быел Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алган чакта һәлак булганнарны искә алу чаралары тыелды.
  • Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, текләкләренә ирешә алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG