Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае рәисе депутатларны гимн җырларга мәҗбүр иткән


Константин Толкачев
Константин Толкачев

Ул Русия һәм Башкортстан символикаларына хөрмәтне депутатлар үз мисалларында күрсәтергә тиеш ди.

Башкортстан Корылтаеның октябрьдәге утырышында аның рәисе Константин Толкачев депутатларны гимннарны тыңларга гына түгел, җырларга да чакырган. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

"Безнең монда телсезләр юк. Илебез дә укымышлылар иле. Шуңа күрә әйдәгез гимннарыбызны җырлыйк әле - Русиянекен дә, республиканыкын да. Алайса бөтенегез авызларын йомган, тыйнак кына аска карап торасыз", - дип ачуланган Толкачев.

Аның әйтүенчә, депутатлар Русия белән Башкортстан символикасына хөрмәтне үз мисалларында күрсәтергә тиеш.

Былтыр Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән, республиканың балалар бакчаларында Белем көне дәүләт байракларын күтәрү һәм дәүләт гимннарын җырлаудан башланган иде. Башкортстан мәгариф министрлыгында бакчаларда моны һәр атна саен башкарачаклар дип белдерделәр.

Моңарчы бу тәртип мәктәпләргә генә кертелгән иде. 2022 елда Башкортстан һәм Татарстанда мәктәпләренең ишегалларында оештырылган Белем көне барсында да диярлек бер сценарий нигезендә оештырылды. Тантаналы "линейка"да укучылар тезелеп бастырылды, башта Русия байрагы күтәрелде, аннары Татарстанда – Татарстанныкы, Башкортстанда – Башкортстанныкы. Моны иң яхшы, алдынгы укычыларга башкарырга рөхсәт ителде. Русия гимны, аннары республикаларныкы башкарылды.

Мондый ритуал һәр мәктәптә диярлек кабатланды, чөнки бу өстән кушылып ясала. Бу – сугыш йогынтысы. Түрәләр бу рәвешле балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә дип ышана. Байракларны чыгару, гимннарны җырлау гадәте 1 сентябрь белән генә чикләнмәде, ул атна саен булды. Һәр дүшәмбе байракларны күтәрү, гимнарны җырлау белән башланды. Шимбә исә байракны төшерү гадәте керде.

  • Башкортстанда авыл мәктәбендә 20 ел буена балаларга белем бирүче педагог бу уңайдан Азатлыкка фикер белдереп, "Маршлар, байраклар, гимнарны җырлау кирәк ул, әмма ул тантаналы вакытта гына, сирәк-мирәк кенә урынлы. Атна саен үрә катып йөрүләр, гимн җырлауның кадере калмый. Өстән кертелгәннең бәрәкәте юк", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG