20 елдан артык Татарстанның финанс министры булып эшләгән Радик Гайзатуллин вазифасыннан китте. Аның урынына аның беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов билгеләнде. Гайзатуллинның кая китүе әйтелми.
Бу хакта Татарстан хөкүмәтендә узган шимбә киңәшмәсендә игълан ителде.
Шунда ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Гайзатуллинга "Дуслык" орденын тапшырды.
Радик Гайзатуллин тумышы белән Буа райоыннан, аңа 60 яшь. 1999 елдан бирле Татарстан финанс министрлыгында эшләде, 2002 елдан бирле аны җитәкләде. Икътисад фәннәре докторы.
Марат Фәйзрахманов Биектау районыннан. Финанс министрлыгына килгәнче Ак Барс Банкның Яшел үзән филиалы мөдире, Идел-Кама акционерлык банкы идарәсе рәисе һәм Татарстанның инвестиция-венчур фонды мөдире була.
Финанс министрының беренче урынбасары булып 2007 елдан бирле эшли иде.
2024 елда Татарстан федераль үзәккә 1 трлн сумнан артык керемен юллады. Бу 2023 елдан 20 процентка күбрәк. Ул вакытта республика 828 млрд сум юллаган булган. 2024 елда федераль бюджетка күчерелгән салымнар 67% тәшкил итте. Республикага 33% туры килде.
2025 елга Татарстан бюджеты 13,5 млрд сум дефицит белән кабул ителде.
Радик Гайзатуллин Мәскәүгә китүче табыш турында мәгълүматны һәр ачык җыелышта диярлек әйтеп килде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум