Израил җирле вакыт белән сәгать 11:15тә (Казан вакыты 12:15) Газзә сызыгында утны туктату турында игълан итте.
Аңа кадәр АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террорчы дип танылган ХӘМӘС төркеме арадашчылар аркылы Израилгә 19 гыйнварда азат ителергә тиешле тотыклар исемлеген тапшырды. Бу хакта The Times of Israel хәбәр итте.
Утны туктату иртәрәк якшәмбе, 19 гыйнвар көнне Казан вакыты белән сәгать 9.30да гамәлгә керергә тиеш иде. Ләкин килешенгән вакытка ХӘМӘСнең азат ителергә тиешле тотыкларның Израилгә тулы исемлеген бирмәве әйтелде.
Бүген Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху ХӘМӘС төркеме азат ителергә тиешле тотыкларның тулы исемлеген бирмичә Израил саклану армиясенә (ЦАХАЛ) Газзәдә утны туктату тәртибен кертмәскә кушты.
Израил армиясенең Газзәне утка тотуын бүген дә дәвам итте.
ХӘМӘС вәкилләре исемлекне тулысынча бирү тоткарлыклары техник сәбәпләргә бәйле дип белдерде.
Израил белән ХӘМӘС утны туктату турында килешүгә 15 гыйнварда кул куйды. Ул 19 гыйнварда гамәлгә керәчәк һәм берничә этаптан торачак диелде. Беренче этапта атышларны туктату 42 көн дәвамында гамәлдә булачак. Израил тоткыннарын берничә этапта азат итү күздә тотыла. Алар фәләстин тоткыннарына алмаштырылачак: һәрбер Израилнең һәр сивил ватандашы өчен 30 фәләстин, һәрбер Израил хәрбие өчен 50 фәләстин азат ителәчәк. Барлыгы Израил төрмәдән 1890 фәлистинне азат итәргә тиеш. ХӘМӘС Израилгә азат ителергә тиешле 33 тоткын исемен биргәне әйтелде.
- ХӘМӘС контролендәге Газзәдә хәзерге хәрби гамәлләр 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм ясаганнан соң башланды. Ул вакытта якынча 1200 кеше һәлак булды, һәм 250 кеше тоткын итеп алынган иде. Аларның бер өлеше алмашу нәтиҗәсендә азат ителде.
- 7 октябрь һөҗүменә җавап итеп, Израиль зур хәрби операция башлады. ХӘМӘС контролендәге Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, әлеге хәрби гамәлләр вакытында Газзәдә 45 меңнән артык кеше һәлак булган.
- Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Израилнең Газзә cызыгындагы гамәлләрен фәләстиннәр геноциды дип атады. Amnesty International үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен берничә тапкыр Израил хакимиятләренә дә җибәргән, әмма әлегә бернинди эчтәлекле җавап та алмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум