20 гыйнвар көнне Вашингтонда көндезге 12дә (Казан вакыты белән кичке сигездә) Доналд Джон Трамп ант китереп, АКШның яңа президенты вазифасына кереште.
Халыкка мөрәҗәгендә Трамп: "Американың алтын чоры хәзер башлана", дип белдерде. Ул АКШ-Мексика чигендә гадәттән тыш хәл игълан итәчәген, моны беренче карары итеп тормышка ашырачагын әйтте.
— Без миллионлаган җинаятьче чит ил кешеләрен кире кайтару процессын башлаячакбыз, — дип белдерде ул. Шулай ук Трамп нарко-картельләрне террорчылык оешмалары дип таныячагын игълан итте.
Үз чыгышында ул сайлау алдыннан бирелгән вәгъдәләрен кабатлады. Алар арасында инфляцияне һәм тауарларга бәяне киметү, сәүдә системы реформасын үткәрү, ике гендерны гына тану кебек сүзләр яңгырады.
АКШның 47нче президенты Мексика култыгы исемен Америка култыгына үзгәртергә дә вәгъдә итте. Ул Панама каналын да Америкага кайтарырга кирәклеген әйтте.
Трампка кадәр үз антын вице-президент Джей Ди Вэнс та китерде. Ул соңгы 70 елда вице-президент итеп сайланган иң яшь кеше булды, аңа 40 яшь.
Инаугурация тантанасы 1985 елдан бирле беренче тапкыр ябык бинада, Капитолийда узды. Гадәттә ачык һавада уза торган чара быел салкын һава аркасында күчерелде. Тантананы карарга теләгән кешеләр өчен 20 мең кешене сыйдыра алырлык Capital One Arena-дагы экраннар оештырылды.
Бу инаугурациягә кайбер чит ил башлыклары, алар арасында Аргентина президенты Һавьер Милей һәм Италия премьер-министры Джорджа Мелони чакырылды. Чарада Кытай башлыгы Си Цзиньпинның урынбасары Хань Чжэн да катнашты. Бу соңгы 100 елда беренче шундый очрак, гадәттә, АКШ президенты инаугурациясендә чит ил башлыклары катнашмый, ул эчке вакыйга булып бәяләнә.
Моннан тыш, чарага чакырылган VIP кунаклар арасында Америка технологик өлкәсенең әйдәп баручы вәкилләре дә чакырулы булды: алар арасында – Tesla һәм X социаль челтәре башлыгы Илон Маск, Meta-га нигез салучы Марк Цукерберг һәм Amazon җитәкчесе Джефф Безос.
- Республикан Трамп 2024 елның 5 ноябрендә үткән АКШ президенты сайлавында демократ Камала Һаррисны җиңде.
- Ул АКШта президент вазифасына иң өлкән яшьтә керешкән кеше булачак. Трампка 78 яшь, аңа кадәрге президент Джо Байден да 78 яшендә иде, ул ноябрьдә туган, ә Трамп — июньдә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум