Азатлык Радиосы эшләгән илләр һәм төбәкләрдә 2025 елның дүртенче атнасы вакыйгалары фотоларда.
Атна вакыйгалары фотоларда (19-26 гыйнвар)
1
20 гыйнварда Казанда Камал театрының яңа бинасы ачылды. Ачылыш вакытында фойеда "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәттеләр.
2
Уфаның Дим районында Хач ману көнендә хатын-кыз бәкегә чума.
3
Казанда узган атнада -23 градуска кадәр салкынайтты. Эшчеләр таңнан җәяүлеләр сукмагын чистарта.
4
20 гыйнварда Дональд Трамп АКШның 47нче президенты вазифаларына кереште. АКШ Капитолиендә аның инаугурациясе узды.
5
Украина хәрбиләре Сиверски янында хәрби күнегүләр вакытында, 21 гыйнвар.
6
Дональд Трамп инаугурациясендә АКШның 46нче президенты Джо Байден һәм аның хатыны.
7
Сербия башкаласы Белградта протестлар дәвам итә. Алар Нови-Сад шәһәренең тимер юл вокзалы түбәсе ишелеп, күп кешеләр һәлак булганнан соң башланды. 24 гыйнвар
8
24 гыйнварда меңләгән кеше Словакия хакимияте гамәлләренә каршы протестларга чыкты.