Якшәмбе Беларуста президент сайлавы үтә. Сайлау кәгазьләрендә инде җиденче тапкыр рәттән сайланучы хәзерге президент Александр Лукашенка, Либераль-демократик фирка рәисе Сергей Гайдукевич, Коммунистлар фиркасе беренче сәркатибе Сергей Сыранков, Хезмәт һәм гаделлек республика партиясе башлыгы Александр Хижняк һәм элекке депутат, эшмәкәр Анна Канопацкая исемнәре бар. Соңгысы үзен бердәнбер "оппозицион намзәт" дип атый. Әмма бәйсез күзәтүчеләр башкалар кебек үк ул да "курчак намзәт" дип саный.
Вакытыннан алда тавыш бирү 21 гыйнварда башланды һәм биш көн дәвам итте. Беларус үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, анда сайлаучыларның 41,81% килгән.
2020 елда президент сайлавы нәтиҗәләре хәрәмләшүләреннән соң башланган протестлар һәм анда катнашучыларга карата кулланылган репрессияләрдән соң Европа парлементы Беларустагы сайлауны танымый.
Европа парламенты башлыгы Роберта Метсола Беларустагы сайлауны ялган дип атады һәм ил халкына мөрәҗәгать итте:
"Беларус халкына минем юллама: көчле булыгыз, без сезне якларбыз, диктатура вакыты узачак. Демократия җиңәчәк", диде ул.
Чит илдә тавыш бирү бүлекләре ябык булачак. Илдән киткән беларуслар төрле каршылык чаралары уздыра. Варшауда шәһәр үзәгендә йөреш һәм митинг үтәчәк, аннары "Беларуслар яхшыракка лаек" дигән форум башланачак.
Вильнюста хөкүмәт йорты каршында "РеБеларусь" активистлары сайлау бүлгесенә охшаган чатыр куячак. Праһада Беларус илчелеге каршында шулай ук акция узачак. Башка Европа илләрендә дә чаралар көтелә.
Беларуста сайлау бүлгеләре җирле вакыт белән 20.00гә кадәр эшләячәк.
- 70 яшьлек Александр Лукашенка ил белән 1994 елдан бирле идарә итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум