Канада премьер-министры Джастин Трюдо АКШ тауарларына 25% җыем кертүен белдерде. Аерым алганда җыем азык-төлек, хәмер эчемлекләре, кием-салым вә аяк киеме, көнкүреш техникасы, йорт җиһазлары һәм башкалар өчен алыначак. Җыем алыначак импортның гомуми күләмен Трюдо 155 миллиард доллар дип бәяләде.
Шул ук вакытта матбугат очрашуында Трюдо АКШ һәм Канада арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрен "дөньядагы иң уңышлысы" дип атады һәм бу хезмәттәшлек, "авыр вакытлар" булуга карамастан, дәвам итәр дип белдерде. Ул шулай ук канадаларны үз иле тауарларын сатып алырга һәм ялларын АКШта түгел, ә туган якларында уздырырга чакырды.
Мексика президенты Клаудия Шейнбаум да җавап чаралары турында белдерде. Ул Х социаль челтәрендә илнең икътисад министрына "Мексика мәнфәгатьләрен яклау өчен тарифлы һәм тарифсыз чараларны үз эченә алган Б планын гамәлгә ашыру" күрсәтмәсе бирүен язды. Әмма аның нечкәлекләрен ачыкламады.
Кытай АКШ керткән җыемга җавап итеп, Дөнья сәүдә оешмасына шикаять бирергә ниятләвен белдерде. Шулай ук җавап чараларын әзерләвен әйтте, ләкин тулырак мәгълүматлар китермәде.
- АКШ 1 февральдән Канада һәм Мексикадан кертелгән тауарларга 25% җыем (энергия чималларына 10%), ә Кытай тауарларына 10% җыем кертте. Бу өч илдән кертелгән тауарлар АКШ импортының якынча 40%ын тәшкил итә. АКШ нефть эшкәртү сәнәгатенең 20-25%ы Канада нефте белән эшли. Гомумән Канада экспортының 70%-тан артыгы АКШка туры килә. Яшелчә һәм җиләк-җимешнең якынча 64%-ы АКШ-ка Мексикадан китерелә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум