Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курски өлкәсендә Приморье төбәге губернатор урынбасары һәлак булган


Сергей Ефремов
Сергей Ефремов

Ул узган ел Курскига киткән "Тигр" отряды белән җитәкчелек итте.

52 яшьлек Сергей Ефремовның һәлак булуы турында Приморье губернаторы Олег Кожемяко хәбәр итте.

Губернатор сүзләренчә, Ефремов хәрби йөкләмә үтәп кайтып килгәндә үлгән. Mash һәм Shot язуынча, машиналары Курски өлкәсендә минага эләккән. Ефремов белән бергә бер Русия офицеры да һәлак булган.

Ефремов 2022 елда оешкан "Тигр" ихтыярилар бүлеге белән идарә итте. Сугыштан кайткач, узган елның февралендә аны губернатор урынбасары итеп билгеләделәр. Августта "Тигр" төркемнең Курски өлкәсенә китүе әйтелде. Төркемне кабат Ефремов җитәкләде.

  • 2024 елның августында Украина гаскәрләре Курски өлкәсенең бер өлешен яулап алды. Соңрак бу җирләрнең якынча яртысы Русия контроленә кире кайтарылган, әмма Украина Суджа районы үзәген һәм якынча 500 квадрат километр җирне саклап кала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG