2025 елда Казанда 12 мәктәп ашханәсе төзекләндереләчәк. Моның өчен 271 млн сум акча бүленгән. Бу узган елдан 18 процентка азрак. 2024 елда 17 мәктәп ашханәсен 331 млн сумга төзекләндергән булганнар. Бу хакта Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль мөдире Римма Мөхәммәтшина мэрия киңәшмәсендә хәбәр итте.
Аныңча, шәһәрнең туклану департаменты үзеннән 42 миллион сум финанслау бүлеп бирәчәк.
Финанслар кимесә дә, соңгы елларда Казан мәктәпләрендә укучылар саны арта. 2019 ел башыннан башкаладагы белем бирү йортларында укучылар саны 47 меңгә үскән.
Мөхәммәтшина әйтүенчә, бу уку елында туклану департаменты Казан мәктәпләрендәге 174 мең укучыны кайнар аш белән тәэмин итә.
2019 елдан Казанда 19 яңа мәктәп ачылган һәм 1,7 млрд сумга 146 мәктәп ашханәсе төзекләндерелгән.
Узган уку елында Татарстан мәктәп ашханәләрендә тикшерүчеләр 1900гә якын кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. Шул исәптән 13 ашханәдә балалар ризыганда куркыныч эчәк таякчыгы һәм стафилококк табылган.
2025 елгы Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.
Бюджетта торак-коммуналь хуҗалыгы, фән өчен акча киметелде, саклану һәм дәүләт чыгымнары арттырылды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум