Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан Франциско татарлары 1 мең пәрәмәч, 5 мең пилмән саткан


Чарада пешкән дә, туңдырылган пәрәмәчләр сатылган
Чарада пешкән дә, туңдырылган пәрәмәчләр сатылган

Килгән акча Сан Франциско татарларының бинасын төзекләндерү өчен тотылачак.

Сан Францискода яшәүче татарлар милли ашларны сату көнен оештырган. Чара Америка төрки-татар ассоциациясенең (АТТА)бинасында узган. Биредә чәкчәк, пәрәмәч, пилмән һәм татлы бәлешләр сатылган. Бөтен ризыклар да татар мәхәлләсенә йөрүчеләр белән өмәләп әзерләнгән. Бу эшкә егермеләп татар җәлеп ителгән, барысы да бушлай эшләгән.

— Мондый чаралар ел саен уздырырга тырышабыз. Бу күптәннән кергән гадәт. Башта җыелышып төрле ризыкны әзерлибез. Өмә кебек була ул. Бу бик файдалы чара, чөнки биредә оста куллы апаларыбыз да килә, яшьләр дә җыела. Яшь кызлар һәм егетләр алардан татар ризыкларын ничек пешерергә икәнен өйрәнә. Мәсәлән, пәрәмәчкә ничек камыр изәсе, иткә нәрсә кушасы, пәрәмәчне ничек матур итеп бөрәсе — барысын да күрсәтәләр. Өмәләп бик күп пәрәмәчләр, пилмән ясап куябыз. Өмәләр берничә көнгә сузыла.

Безнең татар йортында аш бүлмәсе дә бар, уңайлы, суыткычлар да. Ризыкның зур өлешен туңдырабыз, бу кешеләргә сатып алып өйләренә кайтып пешерер өчен уңайлы. Ничек пешерәсе икәнен махсус язулар да әзерләдек. Татар ризыкларын бер өлешен сату көнендә үк пешереп сатабыз. Кем ни тели — шуны сатып ала, чәй эчә ала, — дип сөйләде Сан Францискодагы татар мәхәлләсендәге активисты Илхан Садри.

Татар ашларын сату чарасы Сан Франциско татарларының йортында узган
Татар ашларын сату чарасы Сан Франциско татарларының йортында узган

Өмәләр вакытында татарлар бер мең пәрәмәч, 5 мең пилмән ясаган. Алар барысы да сатып бетелгән.

Татар ассоциациясенең президенты Туран Аппакай әйтүенчә, татар ризыгын сату көнендә татарлар да милли ашларны сатып алган, башка американнар да күп килгән.

— Алар безнең мәхәлләне таный, татар ризыклары да тәмле икәнен белә. Пәрәмәчне дә, чәкчәкне дә яраталар. Керем булсын өчен американнар өчен таныш булган татлы бәлешләр дә ясап сатабыз. Өмәгә килә алмаган кешеләр сатуга үзләре өендә пешереп алып килә. Мәхәлләгә бездән ярдәм булсын дип китерәләр, — ди Аппакай.

Милли ризыкларны сату көнендә чәй дә әзерләнгән, теләгән кешегә татар йортында татар ашлары белән сыйланырга мөмкинлек булган.

Теләгән кешеләргә шифалы үләннәр белән чәй дә пешерелгән
Теләгән кешеләргә шифалы үләннәр белән чәй дә пешерелгән

Татар ризыкларын өмәләп әзерләү, аннары сату мәхәллә эшләрен алып баруга тотыла. Сатылган ризыктан кергән акча соңгы елларда татар йортына ремонт ясау өчен кирәк дип аңлата татарлар. Узган елны пәрәмәч белән пилмән сатудан 5 мең доллар акча кергән, ул татар йортында идән җәюгә, түбәне ныгытуга тотылган. Бина искергән, аңа яңарту кирәк, ел саен аны буыйбыз, ди татарлар.

  • Калифорниядә яшәүче татарларның оешмасы 95 ел элек оешкан. Татарлар АКШның бу штатына башлыча 1970 елларда килә башлый. Биредәге мәхәллә Япония, Кытай, Кореядән килгән татарлардан оеша. Алар күпләп Сан Францисконың (Берлингейм) Burlingame бистәсендә яши.
  • Биредә Америка төрки-татар ассоциациясенең үз йорты бар, анда төрле татар чаралары уза. Татарлар ул йортны 1960 елда үз акчасына сатып ала һәм әлегәчә мәхәллә үз акчасына аны карап тота.
  • 2016 елда Сан-Франциско татарлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
  • Әлеге вакытта Калифорниянең Америка төрки-татар ассоциациясенең башлыгы - Туран Аппакай. Мәхәллә имамы - Даян Сафа.
  • Берничә ел элек Оркыя Сафа белән аның кызы Адилә Сафа татар ризыклары турында инглизчә китап нәшер итте. Анда төрле татар ризыклары тупланган, аларны әзерләү рецептлары тәфсилле язылган.
  • Сан Франциско татарлары ел саен Сабан туен оештыра. Татарлар җирләнгән мөселман зиратындагы каберләрне карап тора.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG