Accessibility links

Кайнар хәбәр

New York Post: Доналд Трамп Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән


Доналд Трамп
Доналд Трамп

Трамп үзенең ничә тапкыр Путин белән телефоннан сөйләшкәнен "әйтмим, шулай яхшырак булыр" дип белдергән. 

АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннаннан сөйләшкән дип хәбәр итә New York Post басмасы.

Сөйләшү Русия башлаган Украина сугышын туктату турында барган.

Трамп үзенең ничә тапкыр Путин белән телефоннан сөйләшкәнен "әйтмим, шулай яхшырак булыр" дип белдергән.

АКШ президенты сүзләренчә, Путин "сугыш кырларында кешеләрнең үлүдән туктавын тели".

"Бу һәлак булганнар - яшь, чибәр. Алар бит бала кебек. Ике миллион кеше - бернинди сәбәпсез", дип белдергән Трамп. Ул бу саннарның кайдан алганын төгәл әйтмәгән, әмма әгәр ул президент булса Украина сугышы булмас иде дип тагын бер тапкыр ассызыклап үткән.

Трамп шулай ук сугышны туктату планы булуын әйткән, ләкин аның нечкәлекләрен ачмаган.

Киләсе атнда АКШ вице-президенты Джей Вэнс Мүнһен иминлек конференциясе кысаларында Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашачак. The New York Times мәгълүматларынча АКШ Украина белән 500 миллион долларлык килешү төзергә ниятли. Сугыш беткәннән соң иминлек гарантиясе өчен Украинага АКШка газ һәм сирәк металлар бирү тәкъдим ителәчәк.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин белән Трамп арасындагы сөйләшү турындагы мәгълүматны расламады һәм кире дә какмады.

"Вашингтондагы хакимият үз эшен җайга салган саен, төрле элемтәләр арта. Бу элемтәләр төрле каналлар аша бара. Һәм, әлбәттә, күпсанлы элемтәләр барганда мин кайбер нәрсәләрне белмәскә, хәбәрдар булмаска да мөмкинмен. Шуңа күрә бу очракта мин раслый да, кире дә кага алмыйм", дип китерә аның сүзләрен Русия дәүләт агентлыклары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG