Accessibility links

Кайнар хәбәр

Усть-Луга портында мазут төялгән кораб бата


Усть-Луга порты. 2014 елгы фото.
Усть-Луга порты. 2014 елгы фото.

Экипаж эвакуацияләнгән

Ленинград өлкәсендәге Усть-Луга портында мазут ташучы Koala танкеры бата дип хәбәр итә "Фонтанка".

Baza язуынча, корабта 1300 тонна ягулык бар. Телеграм канал чыганаклары белдерүенчә, корабның хәрәкәтен көйләүче машиналар бүлегенәдә берничә шартлау булган, әмма "Фонтанка" бу хәбәрне расламый.

Шул ук вакытта Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко Усть-Лугада "двигательны эшләтеп җибәргәндә техноген һәлакәт" булганын һәм танкерның машиналар бүлегенә зыян килгәнен әйтте.

Танкер Антигуа һәм Барбуда байрагы астында йөри. Экипажында дүрт кеше бар: дүрт русияле, сигез грузин һәм 12 индонезияле.

"Mash на Мойке" язуынча, кораб сай җиргә терәлгән, экипаж тулысынча эвакуацияләнгән. Беренчел мәгълүматларга күрә, ягулык агып чыкмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG