Якшәмбе көнне АКШның Blue Ghost пилотсыз галәм җиһазы уңышлы рәвештә Ай өслегенә төште. Ул Firefly Aerospace ширкәтенә карый. Бу тарихта Җир иярчене тикшеренүләрен уңышлы башлаган беренче хосусый галәм җиһазы. Моңа кадәр Ай белән бәйле миссияләрне дәүләт галәм агентлыклары гына башкарды.
CNN язуынча, элек хосусый ширкәтләр үз җиһазларын Айга җибәрергә омтылганнар, әмма ул барып чыкмаган.
Blue Ghost Ай экваторына якын Кризислар диңгезенең көнчыгыш өлешендә, Монс Латрей тавы районына төште. Ул инде Җиргә беренче фотоларны җибәрде. Аның миссиясе 14 көн дәвам итәчәк. Җиһаз фото һәм видеолар төшерәчәк, Ай җире үрнәкләрен җыячак һәм Ай климатын өйрәнәчәк.
Җиһаз эчендә NASA тарафыннан тәкъдим ителгән ун җайланма урнашкан. Firefly ширкәте белдерүенчә, әлеге мәгълүматлар Айга пилотлы очышларны якынайтырга ярдәм итәчәк.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум