Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзә сызыгына һуманитар ярдәм китерүне туктатты

Газзә
Газзә

Израил белән ХӘМӘС арасындагы солых килешүенең беренче этабы бүген тәмамланды.

Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу канцеляриясе тотыкларны азат итү килешүенең беренче этабы тәмамлануы һәм ХӘМӘС төркеменең АКШ махсус вәкиле Стив Уиткоффер тәкъдим иткән АКШ планын кабул итмәвенә бәйле Газзә сызыгына ярдәм китерүне туктату турында белдерде.

ХӘМӘС АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террорчы оешма дип танылган.

Израил тотыкларны азат итмичә солых мөмкин түгел дип белдерде һәм әгәр дә ХӘМӘС тәкъдимнән баш тартса, кырыс нәтиҗәләр белән янады. Kan радиосы мәгълүматынча, хакимиятләр Газзәгә инде җитәрлек һуманитар ярдәм җибәрелгән дип саный.

ХӘМӘС әлеге гамәлләрне шантаж һәм солых килешүен бозу дип атады. Төркем утны тулысынча туктату, Израил хәрбиләрен чыгару һәм Газзәне торгызуны таләп итә.

Израил белән ХӘМӘС арасындагы солых килешүенең беренче этабы бүген тәмамланды. Уиткофф планына күрә, солых килешүе 19 апрельгә кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Моның өчен Израил тотыкларын Фәләстин тоткыннары белән алмашу һәм һуманитар ярдәм күләмен арттыру күз уңында тотылды.

Соңгы мәгълүматларга күрә, Газзәдә Израилнең 59 тотыгы бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG