Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Диния нәзарәте үз исеменнән "намаз уку өчен чиркәүдә бүлмәләр бирүне сораган" ялган хатлар җибәрелүе турында хәбәр итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мөфтият моны провокация дип саный.

Бүген Русиянең төрле төбәкләрендә православ епархияләре мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәте исеменнән ялган хатлар ала башлаган. Бу хакта мөфтият үзе хәбәр итте.

Диния нәзарәте язуынча, бу хатларда мөфтият исеменнән Урыс православ чиркәвенең епархияләренә мөрәҗәгать бар. Алар мәчетләр булмаган шәһәрләрдәге чиркәүләрдә намаз уку өчен бүлмә бирүне сораган, янәсе. Диния нәзарәте әлеге хатларны инкяр итәргә чакыра.

— Бу Русиядәге традицион диннәр арасын бозу максаты белән эшләнгән провокация, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөфтият моны Русия президенты сәясәтен какшатырга теләү дип саный һәм хокук саклаучылардан "тиешле тикшерү" үткәрүне сорый.

Соңгы елларда мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә басым бара. 2024 елның сентябрендә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфтиятне тыярга чакырды.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

Күптән түгел урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновны тәнкыйтьләп чыкты. Алар арасында Русия Диния нәзарәтен тыярга чакыручылар да булды. Карагруһлар Мөхетдиновны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын бозуда гаепләде, Мөхетдиновның эш бүлмәсендә Калка сугышы күренеше ясалган картина торуын тәнкыйтьләде.

Украина сугышы башлану белән Русиядә мәчет һәм гыйбадәт йортларына һөҗүмнәр башланды. Куәт оешмалары вәкилләре җомга намазларын өзеп мөселманнарны җыеп алып китте. Бу рейдларга Гайнетдин мөфтияте һәрдаим каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG