Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда активист Буранбай Аскаровка мобилизация турында "фейк тарату" өчен штраф салганнар


Буранбай Аскаров
Буранбай Аскаров

Буранбай Аскаров моны "Баймак эше" фигурантларын яклап чыккан өчен эшләнә дип саный.

Башкортстанның Хәйбулла районындагы мәхкәмә активист Буранбай Аскаровка "дөрес булмаган иҗтимагый мөһим мәгълүмат тарату" өчен 15 мең сум административ штраф салган. Бу хакта "Аспекты" хәбәр итә.

Полиция мәгълүматына караганда, Аскаров, имеш, Русиядә мобилизация уздыру турында ялган хәбәр чыгарган.

Куәт оешмаларына якын "Оперсводки РБ" Телеграм каналы язуынча, активист Русия саклану министрлыгының 300 мең кешене мобилизацияләү турындагы фейк фәрманын тараткан.

Аскаров бу хәлләрне "Баймак эше" фигурантларын яклап, активлык күрсәткән өчен эзәрлекләү дип саный.

Русия хакимиятләре Украинада алып барган сугышы өчен "өлешчә" мобилизацияне 2022 елның сентябрендә игълан итте. Аны гамәлдән чыгару фәрманы әле дә имзаланмаган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG