Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ярдәмчесе: Мәскәү Украина белән вакытлыча солых килешүе төзергә теләми


Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков
Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков

Әлеге белдерү Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Украина вәкилләре арасында барган сөйләшүләрдән соң ике көн узгач әйтелде.

Мәскәү Украина белән вакытлыча солых килешүе төзергә теләми һәм озак вакытка исәпләнгән килешү белән кызыксына.

Бу хакта Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әйткән. Ул "Россия-1" дәүләт телевизион каналына әңгәмә биргән.

Әлеге белдерү Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Украина вәкилләре арасында барган сөйләшүләрдән соң ике көн узгач әйтелде.

Җиддәдә узган очрашу нәтиҗәләренә күрә, Киев АКШ тәкъдим иткән 30 көнлек утны туктату тәртибенә ризалык биргән. Хәзер бу тәкъдимгә Русиянең җавабы көтелә.

Reuters агентлыгы әлеге вазгыятьне белгән чыганакларга таянып, Русиянең АКШка утны туктату килешүенең шартларын тапшырганын хәбәр итте. Чыганаклар Кремль куйган шартларны Русия хакимияте моңа кадәр Украина, АКШ һәм НАТОга тәкъдим иткәннәргә охшаш дип әйтте. Бу таләпләргә Киевның НАТОга керүдән баш тартуы, Украинага чит ил гаскәрләрен кертмәү һәм Русия басып алган Украина җирләрен Русиянеке дип тану керә.

Пәнҗешәмбе көнне Ушаков 13 мартта АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткоффның Мәскәүгә килүе турындагы хәбәрләргә аңлатма бирмәде.

"Без мондый сөйләшүләрнең ябык форматта узуын килештек", диде ул. Ушаков Русия белән сөйләшүләр алып бару өчен АКШта арадашчы билгеләнгәнен, ләкин ул Уиткофф түгеллеген белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG