Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кеше колониягә хөкем ителде


2024 елның гыйнвары. Баймак.
2024 елның гыйнвары. Баймак.

Мәхкәмә Айгиз Әбсәламов, Раил Галин, Вадим Каһарманов, Айсур Тулыбаев һәм Айгиз Уразаевны хөкем итте.

Самарда "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кеше дүрт ел ярымнан биш елга кадәр колониягә хөкем ителде.

Промышленный район мәхкәмәсе Айгиз Әбсәламов, Раил Галин, Вадим Каһарманов, Айсур Тулыбаев һәм Айгиз Уразаевка карата хөкем карары чыгарды.

  • Әбсәламов - 4,5 ел колония
  • Тулыбаев - 4,5 ел колония
  • Уразаев - 4, 5 ел колония
  • Каһарманов - 4 ел да 11 ай колония
  • Галин - 5 ел колония

Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.

  • Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 26 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG