Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага Сабан туенда 300дән артык кеше катнашты

15 июнь көнне Чехия башкаласы Прагада чираттагы тапкыр Сабантуй бәйрәме узды. Аны җирле Чехия татарлары җәмгыяте оештырды. Бәйрәмгә татарлар һәм башкортлар җыелды, барлыгы 300дән артык кеше катнашты.

Бәйрәм чарасын Мүнхеннан килгән җырчы, блогер Булат Шәйми алып барды. Майндагы Франкфурт шәһәреннән җырчы Әдилә Әхмәтова килде, ул танылган татар җырларын башкарды. Чыгышлары белән Башкортстаннан булган кызлар да күмәкләшеп, берничә җыр башкарды, Уфадан курай остасы да курайда уйнады.

Сабантуйда балалар өчен остаханәләр оештырылды. Бәйрәм дәвамында бүләк кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчыкта йөгерү, чүлмәк вату кебек милли уеннар оештырылды. Теләүчеләр татар биюләренә дә кушылды.

Прага Сабан туе

Сабантуйда самавыр белән чәй кайнатып, мәтрүшкәле чәй эчү гадәткә әйләнде
1/14 Сабантуйда самавыр белән чәй кайнатып, мәтрүшкәле чәй эчү гадәткә әйләнде
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Татарстан һәм кырымтатар байраклары
2/14 Татарстан һәм кырымтатар байраклары
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Балалар уеннарда бик теләп катнышты
3/14 Балалар уеннарда бик теләп катнышты
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Күз бәйләп бүләк кисү уены
4/14 Күз бәйләп бүләк кисү уены
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Сабый кискән бүләкне карый
5/14 Сабый кискән бүләкне карый
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Балалар уеннарда рәхәтләнеп катнашты
6/14 Балалар уеннарда рәхәтләнеп катнашты
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Бәйрәм рухы
7/14 Бәйрәм рухы
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Җырчы Әдилә Әхмәтова
8/14 Җырчы Әдилә Әхмәтова
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Килгән кунаклар кыстыбый, мантый белән сыйланды
9/14 Килгән кунаклар кыстыбый, мантый белән сыйланды
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Милли ашлар
10/14 Милли ашлар
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Сабан туенда катнашучылар
11/14 Сабан туенда катнашучылар
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Сабан туенда татарлар өчпочмак, пәрәмәч белән сыйланды
12/14 Сабан туенда татарлар өчпочмак, пәрәмәч белән сыйланды
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Сабантуйда курайда уйнаучы
13/14 Сабантуйда курайда уйнаучы
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Әдилә Әхмәтова һәм Булат Шәйми
14/14 Әдилә Әхмәтова һәм Булат Шәйми
15 июнь Прагада Сабан туе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде 23нче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Previous slide
Next slide

Бәйрәмгә килүчеләр кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, манты, кош теле кебек милли ризыклардан сыйланды.

Мәйданчыкның бер кырыенда самавырлар кайнап торды. Бу – Прага Сабантуеның аерым бер бизәге. Күмер белән кайнатылган самавырдан мәтрүшкәле чәй эчү матур гадәткә әверелде.

Мәйданда милли стенд, Татарстан һәм кырымтатар милли байраклары урнаштырылды.

Чарага Чехиядән тыш, татар-башкортлар Германиядән, Австриядән, Британиядән, Ирландиядән дә килде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG