Соңгы 8 ай эчендә Русиядә дроннардан сакланып "Ковер" режимы кертелгән һава аланнарын санап чыгарганнар. Исемлеккә уналты шәһәр кергән. Иң еш ябылган һава аланы Калуга шәһәренеке булган. Соңгы сигез айда ул дроннар һөҗүме аркасында 62 тапкыр ябылган. Икенче урында - Сарытау һава аланы. Монда "Ковер" режимы 52 тапкыр игълан ителгән. Мәскәүнең Жуковский һава аланы 45 тапкыр ябылган. Исемлекнең дүртенче урынында - Волгоград шәһәре, бишенче урында - Мәскәүнең Домодедово һава аланы.
Казанның һава аланы соңгы сигез айда дроннар һөҗүме аркасында 40 тапкыр очкычларны кабул итүне дә, озатуны да туктатып торган. Казан исемлекнең алтынчы урынын били. Уфада "Ковер" режимы алты тапкыр игълан ителгән. Ул исемлекнең уналтынчы урынында тора.
Рейтингка шулай ук Мәскәүнең Шереметьево, Внуково, Петербурның Пулково, Түбән Новгород, Беслан, Самар, Ижау, Сочи, Грозный кебек һава аланнары бар.
Казан һава аланы еш кына төнлә, таң белән ябыла. Ул вакытта очышлар туктатыла. Юлчылар еш кына очып китә алмый, аларның рейслары берничә сәгатькә кичектерелә. Казанга очып килергә тиешле очкычлар да вакытында утыра алмый. Алар башка шәһәргә борып җибәрелә яки берникадәр вакыт Казан тирәсендә очып йөрергә мәҗбүр була. Казан һава аланы белән бергә еш кына Түбән Каманың Бигеш һава аланы да ябыла.
Авиакомпанияләр бу хәлләрдән соң акчалата зыян күрә. Шул сәбәпле соңгы бер ел эчендә билетлар бәясе дә шактый үсте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум