Краснодар төбәгендә 23 яшьлек блогер Борис (ислам дине кабул иткәч исемен Мансурга үзгәрткән) Гнеев тоткарланудан соң гаиләсе белән элемтәгә чыкканы юк. Тентү 23 сентябрьдә узган. Тентү вакытында куәт оешмасы вәкилләре хатынына әйтүенчә, аның иренә ислам турындагы каналында чыккан ролик өчен экстремизм турында җинаять эше ачылган.
Гнеев тоткарланганнан соң күп тә үтми телеграм каналда Краснодар мөселманнары җәмгыяте ("МОК Мусульманская община краснодара") дигән яңа канал пәйда була. Анда алар Гнеев белән элемтәдә булуларын әйтә. Алар сүзләренчә, Гнеев тикшерү изоляторыннан шалтыраткан һәм имеш Гнеев адвокатына салытама белән аның изоляторда кыйналуы һәм шуның аркасында "күзе белән проблемнар барлыкка килүе" хакында язалар.
Гнеевның хатыны Алиса (ислам дине кабул иткәч исемен Раидага үзгәрткән) иренең элемтәгә чыгуын кире кага. Аның сүзләренчә, ул гаиләсе белән адвокат өчен акча җыюны дәвам итә.
"Имеш аңа шалтыратырга рөхсәт иткәннәр. Ә ул кемгә шалтыраткан соң? Әтисе дә, әнисе дә, сеңлесе дә белми. Ә мин нигә адвокат турында хәбәрдәр түгел? Минем хәзерге телефон номерымны табу авырмыни? Мин ризасызлык белдереп язмалар калдыргач әлеге канал мине томалады", дигән ул.
23 сентябрь иртәсендә Гнеевларның өйләренә тентү белән унга якын кеше килә. Алар арасында ФСБ хезмәткәрләре, федераль телеканалдан да ике кеше була. Шулай ук полиция вәкиле. Гнеевның хатыны аны "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") белән бәйли. Аның сүзләренчә, ул узган елны ирнең эзәрлекләнү нечкәлекләреннән хәбәрдар булган һәм "аның җинаять кылуын көткән".
Хатынга ирен 19 сентябрьдә чыккан ролик өчен экстремизмда гаепләп Краснодарның 1нча санлы тикшерү изоляторына ябачакларын әйткәннәр. Хәзерге вакытта каналда нәкъ әлеге көнне чыккан бер генә видео да юк.
Узган елның октябрендә Гнеев нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә15 мең сум штрафка тартылды, шулай ук полиция хезмәткәренә буйсынмау өчен 14 тәүлек административ тоткарлау билгеләнде. Тоткарланудан соң интернетта аның "христиан диненә карата һәм адыг җирләренең кемнеке булуы турындагы сүзләре өчен гафу үтенгән видеосы чыкты.
Гнеев тоткарланыр алдыннан бер атна элек, "Урыс җәмгыяте" лидеры Андрей Ткачукның исламга каршы белдерүләрен тәнкыйтьләп берничә видео чыгарган була. Аңа кадәр алар арасында низаг чыга. Июль аенда "җәмгыять" вәкилләре Гневв белән аның әнисенең Херсонски авылындагы йортын чолгап ала. Оешманың телеграм каналында "Урыс җәмгыяте" вәкилләре әйтүенчә, Гнеев белән "киеренке сөйләшүдән" соң блогерның христиан диненә кагылышлы "мантыйксыз" сүзләре өчен гафу үтенү видеосы чыккан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум