Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Э" үзәге хезмәткәрен полиция вәкилләре кыйнаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элек ул үзе сугышка каршы чыккан экоактивистны газаплауда катнашкан булган

Русия эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы идарәсенең экстремистик оешмаларга каршы торуның Ярославльдәге бүлегенең элекке җитәкчесе Иван Репин тоткарлау вакытында үзен полиция хезмәткәрләре кыйнаган дип зарланган. Бу хакта "Җәмәгать вердикты" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Шул ук вакытта элегрәк тоткарлау вакытында Репинның сугышка каршы активистны кыйнавы турында хәбәр ителгән иде. Полиция капитаны дәрәҗәсендәге Репин 2024 елның октябрендә тоткарланды. Аны зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. "Медуза" язуынча, Иван Репин белән бергә аның абыйсы – өлкәнең җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Репин да кулга алынган.

Иван Репин үзен текә криминал авторитетның заказы белән тоткарланган дип саный. "Җәмәгать вердикты" язуынча, тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрләре Антон Коваленко һәм Артем Федюкин аны аңын югалтканчы каты итеп кыйнаган һәм чүпрәк белән буган. Табиблар тоткарланучының күгәргән урыннары, баш һәм күкрәк җәрәхәтләре булуы, кан савуы һәм колагы яралануы сәбәпле вакытлыча ишетү сәләтен югалтуын билгеләп узды.

Репин телгә алган полиция вәкилләре Коваленко һәм Федюкин исемнәре элегрәк Угличтан ирле-хатынны гаиләне кыйнаудагы шикаятьтә искә алынган иде. Аларны танышлары турында мәгълүмат әйттерергә тырышканнар.

Репин үзе дә элегрәк кешеләргә көч куллану очракларында телгә алынды. Аерым алганда 2022 елның сентябрендә ул Ярославль юристы һәм экоактивисты Андрей Акимовны тоткарлауда катнашкан. Акимовны армияне дискредитацияләүдә гаепләделәр. Ул полиция вәкилләренең үзен кыйнаганын, диварга бәргәнен һәм кулга салынган богауларга элеп куюларын сөйләде. Газаплаучылар арасында ул Репинны да атады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG