Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде

Төркиянең Истанбул шәһәрендә 6нчы тапкыр "Шоколад кубогы" (Çikolata kupası) бәйгесе узды. Аны Төркиянең пешекчеләр федерациясе оештыра. Ул халыкара статусына ия. Быел Төркия такымнарыннан тыш, Азәрбайҗан, Мәгъриб, Иран такымнары катнашты.

Татарстан кунак буларак чакырылган, бәйгедә "Тәмле булсын!" Рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәинова һәм аның ресторанындагы пешекче Айрат Хөснетдинов катнашты.

Татарстан такымы да зур сәхнәдә чыгыш ясап, чәкчәк белән кош теле пешерде. Резедә Хөсәинова әлеге татлыларның тарихын сөйләде, аларның күчмә вакытыннан бирле татарларның яраткан ризыкларның берсе булуын әйтте. Истанбулда алар танылган татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов өйрәтеп калдырган ысул белән әзерләде.

Татарстан такымын кичке тантаналы ашта дипломнар, рәхмәт хатлары белән котладылар. Ярышта беренче урынны Азәрбайҗан такымы алды. Алар өч номинациядә дә иң күп баллар җыючы дип игълан ителде.


XS
SM
MD
LG