Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләнгән18 яшьлек казанлыны 8 елга колониягә хөкем итте


Дәүләт гаепләүчесе Новиков өчен тугыз ел колония сораган булган.

Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмәсе Казанда яшәүче 18 яшьлек Дмитрий Новиковны дәүләткә хыянәт итү һәм террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "Медиазона" яза.

Басма мәгълүматларына караганда, егетне Русиядә террорчы дип танылган "Русия Азатлыгы" легионы кушуы белән дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләгәннәр. Сүз, фаразларга караганда, Казан дәүләт дары заводы турында бара.

"Медиазона" язуынча, утырышлар ябык тәртиптә узган, шуңа күрә прокуратураның егетнең гаебен ничек дәлилләве билгеле түгел. Дәүләт гаепләүчесе Новиков өчен тугыз ел колония сораган.

Новиковка быел апрель аенда 18 яшь тулган. Ул 10 апрельдән тикшерү изоляторында тотылган, сак астында уздырган вакыт җәза мөддәтенә "көнгә-көн" исәбе белән кертелгән.

Новиковның гаебен тану-танымавы ачыкланмый.

2025 елның беренче яртыелында гына да дәүләткә хыянәт (Русия Җинаять кодексының 275нче маддәсе) нигезендә 105 кеше хөкем ителгән — бу саннарны элегрәк "Север.Реалии" Югары мәхкәмә статистикасына таянып чыгарды. "Первый отдел" хокук яклау проекты мәгълүматларына караганда, хөкем ителгәннәр саны тагын да күбрәк — 177 кеше.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле дәүләткә хыянәт өчен чыгарылган хөкем карарлары саны кискен артты: 2022 елда — 16 кеше, 2023 елда — 39, ә 2024 елда инде 145 кеше хөкем ителгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG