Бу атнада "Татарстан яшьләре" газетының соңгы саны чыкты. Әлеге мәгълүматны "БИЗНЕС Online"га биргән әңгәмәсендә газет мөхәррире Атлас Гафиятов раслаган.
"Пәнҗешәмбе көнне газетаның соңгы саны чыкты, бүтән ул нәшер ителмәячәк — бу инде төгәл. Соңгы өч елда даими финанс кыенлыклары булды, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек — файдасы тимәде, — ди Гафиятов. — Коллективта без җиде кеше генә калган идек: өчесе инде пенсионер, дүртесе үзләренә башка эш тапты, кайберләре журналистикадан читкә китте. Хәзер оешманы тарату процессы бара, ул 2–3 айга сузылырга мөмкин. Мин үзем дә алга таба эшләргә җыенмыйм: беренчедән, мин пенсионер, икенчедән, сәламәтлегем дә җитди какшады".
Баш мөхәррир сүзләренчә, соңгы вакытта газетаның тиражы 3,6 мең данә тәшкил иткән, ул атнага бер тапкыр, 16 битле булып чыккан.
Газетның ел ахырында чыгуы туктавы турында ноябрь башында ук билгеле булды. Ул чакта "Татарстан яшьләре"нең чираттагы санында редакциянең укучыларга мөрәҗәгате басылып чыкты.
Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау.
"Бу авыр хәл инде берничә ел дәвам итә. Без кулдан килгәнне эшләдек: штатны кыскарттык, мөмкин булган кадәр экономия режимына күчтек" диелгән "Саубуллашу"да.
Редакция Татарстан рәисенә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин хөкүмәттән "…газет эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан бюджетында чаралар каралмаган" дигән җавап алганнар.
Шулай ук алар Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналында да мөрәҗәгать калдырган, ләкин моңа бер җавап та алмаган.
"Татарстан яшьләренең" 105 еллык тарихы бар. 1920 елның 22 гыйнварында ул "Кызыл яшьләр" исеме белән Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге тарафыннан, Казан губерна башкарма комитеты оешмасы буларак чыгарыла башлый.
1941 елда ир-егет хезмәткәрләрне Кызыл гаскәргә чакыру сәбәпле газета чыгудан туктый.
1949 елны "Яшь сталинчы" исеме белән ТАССР ВЛКСМ комитеты оешмасы буларак яңадан чыга башлый.
1956 елда газетка "Татарстан яшьләре" исеме бирелә, газетның форматы үзгәртелә, һәм тиражы 15 000 данәгә кадәр арта.
1990 елларга газет татар яшьләренең иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмалары дәрәҗәсенә җитә. Бу еллардагы аның тиражы 300 000 данә тәшкил итә.
1990-2017 елның июленә кадәр баш мөхәррир булып танылган журналист Исмәгыйль Шәрәфиев эшли.
2017 елның июленнән газетны Атлас Гафиятов җитәкли.
"Рәсми Татарстан" порталындагы мәгълүматка караганда, 2025 елның икенче яртыеллыгына "Татарстан яшьләренә" 2868 кеше язылган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум