Яңа ел бәйрәме алдыннан Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттахов Минзәлә тикшерү изоляторыннан Актаныш районында яшәүчеләргә ачык язган. Хат аның рәсми Телеграм каналында урнаштырылган. Каналда 800дән күбрәк кеше язылган. Ачык хатта Энгел Фәттахов райондашларына татар телендә мөрәҗәгать иткән.
Ул 20 ел дәвамында Актанышны җитәкләгәндә райондашалыры аңа терәк булуын яза һәм шул ук вакытта гафу да үтенә.
"20 ел бергә эшләгән чорда төрле чак булгандыр. Мин Сездән гафу үтенәм! Әмма мин бервакытта да гади халыктан аерылмадым, аларның мөрәҗәгатьләренә битараф булмадым. Хәтта, хакимияттә кабул итү үткәргәндә дә проблемаларын хәл итә алмасам, әби – бабайларга чәй булса да биреп, ә башы авыртып кергән кешеләрнең башын булса да төзәтеп чыгара торган идем.
Министр вазифаларыннан азат иткәннән соң да миңа бик югары эш урыннары тәкъдим ителде, әмма мин Актанышка кайтырга теләдем. Эшләгән чорда минем тарафтан һәрвакыт хөрмәткә ия булган, безнең йорт табынының түреннән төшмәгән мөхтәрәм кешенең "Э.Н. районны таратып китте, аны кире районга кайтарырга ярамый", - дип, өйдән – өйгә кереп имза җыеп йөрүе дә, хәтта ярдәм сорап Миңтимер Шәрип улына мөрәҗәгать итүе дә, минем башка сыймый! Ул аны кемнеңдер кушуы белән эшләде, әлбәттә!
Актаныш зиратында тәре кисү очрагын сәбәп итеп, мине эштән азат иттеләр. Бу вакыйганың кемнәрдер тарафыннан оештырылган булуын Сез үзегез миңа җиткердегез, хөрмәтле райондашлар. Моңа кадәр республикада чиркәү яндыру очраклары да булды, әмма минем кебек ул районнарда беркем дә авырлыклар кичермәде", дигән ул хатында.
Фәттахов Актанышта эшләгән вакытта бергә хезмәт иткән, әмма аңа каршы нахак сүзләр сөйләгән кешеләрне санап чыга, бу эшләрне алар кемнеңдер кушуы белән эшләнгән дип фаразлый. Ул кайчандыр бу кешеләргә ярдәм иткәнен искә ала һәм ни өчен бу кешеләр ялганлый, алдап күрсәтмәләр бирә ала дип гаҗәпләнә.
"Болар барысы да минем башыма сыймый, аңламыйм, нинди системада яшибез без? Нинди системада тәрбияләнгән бу кешеләр? Ничек шулай яшәп була? Үзеңне саклыйм дип, ничек кешенең язмышы белән уйнап була? Мин санаган кешеләрнең барысына да яхшылыктан башка бер начарлык та эшләмәдем бит! Ничек шулай оятсыз рәвештә алдашып була?" дип аптырый ул хатында.
Энгел Фәттахов бер ел ярымнан артык вакыт тикшерү изоляторында утырганын, гаиләсе, хатыны, балалары, оныкларыннан аерылганын да яза. Иң авыры хатыны Сәриясез яшәү дигән ул, 42 ел дәвамында атнадан артык аерылышканыбыз булмады ди ул хатында. Фәттахов изолятор шартлары яхшы түгел, сынарга бөтен мөмкинлекләр бар дип яза.
"Миңа ел ярымнан артык төрмә шартларында яшәү җиңел түгел. Ләкин бирешмим, сынмыйм, күпме мине сындырырга тырышсалар да, күпме генә миңа, "алтын тау"лар вәгъдә итсәләр дә! Хөрмәтле райондашлар! Мин беркемне дә сатмадым, мин беркемнән дә ришвәт алмадым!
Миңа тормышта күп авырлыкларны җиңеп чыгарга туры килде. Кечкенәдән җиңел тормышта үсмәдем, балачактан торф чыгарып, чөгендердә эшләп, урман посадкасы чистартып, чалгы белән печән чабып үстем. Әткәй белән Әнкәй бер велосипед белән тормыш алып барып, биш балага да югары белем, тәрбия бирделәр. Бик көчле, ихтирамга лаек шәхесләр иде, урыннары оҗмаһта булсын! Мин бервакытта да үземне башкаларга физик яктан да, рухи яктан да кыерсытырга ирек бирмәдем. Русия мәгариф министры белән тиешле дәрәҗәдә үземне куеп, бик матур эшләдек. Ул безнең бик күп проектларны Русия күләмендә тормышка ашырды.
Минзәлә һәм Чистай төрмәсендәге наркоманнар, рецидивистлар белән дә алар телендә сөйләшәм, чөнки мин беркайчан да халыктан аерылмадым һәм үземне өстен куймадым. Минем тормышымда көчле тылым, гаиләм, улым, балаларым, туганнарым, авылдашларым һәм сез бар, хөрмәтле райондашларым! Бик зур рәхмәт Сезгә, миңа авыр вакытта ярдәм иткәнегез өчен, көч биргән өчен, һәрвакыт минем белән бергә булганыгыз өчен! Мин кылган гамәлләремә, эшләгән эшләремә үкенмим. Тагын бер кабат яшәргә туры килсә, нәкъ шуны кабатлаган булыр идем" дигән ул.
Фәттахов хатын сагынам һәм Әнгам Атнабаевның "Туган җирем" шигыре белән тәмамлаган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум