Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык хисабы: Украинадагы сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 16 меңнән артык сугышчы үлгән


Бер айдан да азрак вакытта исемлеккә 1 мең үлгән кеше исеме өстәлде.

Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 16 мең кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

2 гыйнвар без Татарстаннан кимендә 7358 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 8686 үлгән хәрби исеме бар.

Безнең хисапка күрә, ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 16044 кеше һәлак булган.

Әле 3 атна элек кенә, 8 декабрь көнне Азатлык сугышта ике республикадан кимендә 15 мең хәрбинең үлгәнен хәбәр иткән иде. Бер айдан да азрак вакытта 500ләп исем Татарстаннан, 500ләп исем Башкортстаннан табылды.

24 декабрь көнне Азатлык Татарстан исемлегендә һәлак сугышчыларның саны 7 меңнән артуын язган иде.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан – Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

Соңгы арада үлүчеләрнең күпчелеге – Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр ("ихтыярилар"). Үлүчеләр арасында 2022 елда Владимир Путин кушуы белән башланган мобилизация дәверендә сугышка мәҗбүриләп китүчеләр дә очрый.

  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә президент Владимир Путин кушуы белән башлады. "Урыс дөньясы" байрагы астында барган сугышка милли төбәкләрдән, милли азчылыклардан кешеләрне күпләп җәлеп итәләр.
  • 1 гыйнвардан Башкортстан Украинага каршы сугыш өчен контракт төзүчеләргә түләүне тагын ике тапкырга арттырган. Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру турында фәрман имзалаган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG