Accessibility links

Кайнар хәбәр

2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең Украинага каршы сугышының тагын бер елы тәмамланды. Башкортстан белән Татарстаннан сугышка китеп, меңләрчә кеше үлде. Азатлык хисабында җыелган төп саннарны анализлыйбыз.

2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның сугышны туктату омтылышы күзәтелде, Америка рәсмиләре даими рәвештә Русия һәм Украина җитәкчелеге белән очрашып торды, тынычлыкны якынайтырга тырышты.

Икенче яктан, бу омтылышлар Русия җитәкчелегенең максатларына каршы килде. Русия саклану министрлыгы коллегиясендә ел йомгакларын барлаганда, ил президенты Владимир Путин һәм Саклану министры Андрей Белоусов чыгышларыннан шунысы аңлашылды: Русия армиясен сугышны озак алып баруга әзерлиләр, дип саный журналистлар.

Путин белән Белоусов үз чыгышларында күп саннар китерде, әмма Русия ягыннан күпме кеше һәлак булганы, күпме кешенең хәбәрсез югалуы турында берни әйтмәде. Рәсмиләрдән бернинди мәгълүмат булмагач, сугышта югалтулар, аларның географиясе һәм демографиясе турында журналистлар өйрәнергә һәм сөйләргә мәҗбүр.

2025 ел дәвамында да Азатлык Радиосы "Сугышта югалтулар" хисабын алып баруны дәвам итте. Бу хисапта без ачык чыганаклардан Татарстан һәм Башкортстаннан үлгән хәрбиләр исемлеген барлыйбыз. Бүген бу исемлек һәм андагы саннар турында тәфсиллерәк сөйләшик.

Башкортстан һәм Татарстаннан күпме кеше үлгән?

Шуны әйтергә мөһим: үлүчеләр исемлеген Азатлык Радиосы рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан җыя. Шуңа бу исемлекне "төгәл расланган үлемнәр саны" буларак кабул итәргә кирәк түгел, чын югалту саннары күпкә зуррак булырга мөмкин, һәм алар чыннан да зуррак дип фаразлана.

Бүгенге көндә Азатлык хисабында Башкортстан һәм Татарстаннан һәлак булган 16 044 сугышчы исеме бар. 2 гыйнварга без Татарстаннан кимендә 7 358 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 8 686 үлгән хәрби исеме бар.

Чагыштыру өчен: 2024 елның ахырына (30 декабрь) хисапта ике республикадан 7 676 һәлак булган хәрби исеме булды (Татарстаннан – 3 674, Башкортстаннан – 4002). Димәк, 2025 ел дәвамында исемлеккә Башкортстан һәм Татарстаннан 8 368 сугышчы исеме өстәлде.

Бу барысы да 2025 елда үлгәннәр түгел, 2024 ел өчен саннар күп, шулай ук 2023 һәм хәтта 2022 елда үлүчеләр дә һаман очрый. Әмма бу безнең бер ел элек ясаган тезисны дәлилли: ел саен сугышта үлгән кешеләр саны арта гына, һәм аларда иң күп кеше Башкортстан һәм Татарстаннан үлә.

Исемлеккә үлгән кешеләр исемнәре кайчан өстәлде? Тенденция кыска исемлектән ачык күренә:

  • 2022 елда Азатлык Радиосы ике республикадан 500 үлүче турында мәгълүмат таба алган иде.
  • 2023 елда Татарстан һәм Башкортстаннан хисапка 1 640 кеше өстәлде.
  • 2024 елда тагын 5 452 кеше исеме өстәлде.
  • 2025 елда Азатлык хисабында тагын 8 452 кеше үлеме теркәлде.

Кабатлап узыйк, беренчедән бу – без тапкан исемнәр генә, чынлыкта аларның саны күбрәк. Икенчедән, бу кешеләрнең төгәл шушы елда үлгән дигәнне аңлатмый, сүз шул елда табылган һәм расланган үлемнәр турында бара, алар арасында узган елларда үлгән сугышчылар да бар.

2025 елда Татарстан һәм Башкортстаннан ничә кеше үлгән?

Без Азатлык хисабындагы кешеләрдән күпмесенең узган елда үлгәнен беләбезме? Әйе, ләкин чикле рәвештә генә.

Эш шунда, без тапкан хәбәрләрдә еш кына сугышчы турында тулы мәгълүмат булмый. Иң еш булган мәгълүмат – исем-фамилия, туу елы, яше һәм яшәү урыны. Үлем датасы еш кына бирелми. Хакимиятнең бу санны яшерүдән тыш, бу мәгълүмат еш кына объектив рәвештә дә булмый: күп кеше хәбәрсез югала, аларның төгәл үлеме күп айлардан соң гына раслана ала.

Безнең хисапта 9 369 кешенең үлгән датасы күрсәтелгән. Алар арасында үлем елы шулай тора:

  • 2022: 320
  • 2023: 1 832
  • 2024: 4 879
  • 2025: 2 338

Мөһим факт: 2024 елда үлүчеләрнең зур өлеше исемлеккә 2025 елда гына өстәлде (моны без узган ел хисабында да язган идек). Димәк, 2025 елның югалтулары әле 2026 ел дәвамында өстәлә барачак.

Тенденция һәм узган ел күзәтүләренә караганда, без 2025 елның сугышта иң канкоешлы ел булуын фаразлый алабыз. Күпчелек үлемнәр соңрак, 2026 елның 6-9 ае дәвамында өстәләчәк дип күренә.

Мондый ук фаразны "Медиазона" журналистлары да сөйли. Алар да бөтен Русия буйлап охшаш хисап алып бара.

— Ел саен "Медиазона" бер үк нәрсәне кабатлый: бу ел, узган елга караганда, тагын да канкоешлырак булды. Бу фараз һәрвакыт үзен раслады, моны хәзерге саннар да дәлилли. 2025 ел югалтуларын санау әле озак елларга сузылыр, шуңа бездә янә Русия армиясе өчен бу елның иң канкошлы булуын әйтергә нигез бар, — дип әйтә "Медиазона" мөхәррире Дмитрий Трещанин.

Үлүчеләрнең яше

Ел дәвамында Азатлык үлүчеләрнең гомум урта яше артуын яза барды. Бу соңгы елларда Саклану министрлыгының сугышка күпләп ихтыяриларны җәлеп итүе белән җиңел аңлашыла. Хакимият төбәкләр өчен зур акчалар ярдәмендә баскын сугышка иң фәкыйрь, ихтыяҗы булган ирләрне җәлеп итәргә тырыша. Алар арасында зур өлешне – 40-50 яшьтәге ир-атлар тәшкил итә.

  • Татарстан – үлүчеләрнең урта яше 39,0

6 907 кеше яшенә нигезләнеп.

  • Башкортстан – үлүчеләрнең урта яше 39,4

7 129 кеше яшенә нигезләнеп.

  • Татарстан һәм Башкортстан – үлүчеләрнең урта яше 39,2

14 036 кеше яшенә нигезләнеп.

Русия буйлап югалтулар күпме?

Инде әйтеп узганыбызча, Русия рәсмиләре югалту саннарын китерми, бу саннар төбәкләргә карап та, гомум Русия буйлап та бирелми. Югалтулар күләмен Русия хакимиятеннән бәйсез медиалар исемлекләре нигезендә генә чамалап була, ләкин монда да сүз расланган үлемнәр турында гына бара, чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Волонтерлар төркеме белән бу эшне башкарган "Медиазона" проектында бүгенге көндә 156 161 исем билгеле. Шулардан өчтән бер өлеше (32,4%) – ихтыярилар, ягъни, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр. 10,4% – мобилизацияләнүчеләр. Шул ук вакытта 25,4% кеше турында мәгълүмат юк, ягъни алар арасында да ихтыярилар һәм мобилизацияләнүчеләр шактый булырга мөмкин.

Медуза" белән "Медиазона" аерым тикшерү дә үткәрә. Бу исәпләүләрдә мирас эшләре реестры кулланылган, анда мирас белән бәйле ачылган эшләр турында белешмәләр бар. Махсус исәпләүләрдән соң тикшеренү авторлары Русиянең үлгән хәрбиләре белән бәйле югалтулары кимендә 219 мең кеше дип нәтиҗә ясаган. Бу исәпләү 2025 елның август ахырына актуаль, ягъни хәзерге саннар югарырак.

Инде язуыбызча, иң күп югалтулар – Башкортстаннан (исемлектә 7832 исем бар), икенче урында Татарстан – 6766 исем. Өченче урында Екатеринбур бара – 5560 исем.

Беренче бишлеккә татар-башкортлар шулай ук күпләп яшәгән төбәкләр: Пермь өлкәсе (4786) һәм Чиләбе (4755) өлкәләре бара.

Кешеләрнең кадере юк

2025 елда Русия армиясенең янә рекорд сандагы югалтуларга дучар булуына нәрсә сәбәпче булды соң? Иң төп фактор – тактика үзгәрүе, дип саный "Медиазона" мөхәррире Дмитрий Трещанин.

— 2024 ел ахырына кадәр Русия армиясенең бронетехника белән һөҗүмгә баруын күреп килдек. Ул чорда бронетехника шактый күп иде, аның янганын күрсәткән видеолар да еш очрады. Бронетехника, асылда, кешеләрне уттан саклау өчен махсус эшләнә.

Ә 2025 елда фронтта бронетехника диярлек күренмәде. Русия армиясенең бронетехника югалтулары кимеде. Моның белән бергә фронт ихтыяҗлары өчен ашыгыч рәвештә үзгәртелгән гражданлык техникасы, мәсәлән, мотоцикллар арасында югалтулар кискен артты, — ди ул.

Трещанин сүзләренчә, фронтта хәтта атлы гаскәр дә пәйда булды. Әлегә бу күренеш сирәк очраса да, ул бар, ә бронетехниканың әкренләп кими баруы күренә.

— Бу бронетехниканың бетүе турында түгел. Күрәсең, Русия хәрби җитәкчелеге кешеләрне тимергә караганда күпкә азрак кыйммәткә ия дип саный башлаган.

Алга хәрәкәт итү тактикасы да үзгәрде. Элек без позицияләргә берьюлы берничә хәрби штурмга барганын күрә идек. Хәзер исә "акрынлап үтү" тактикасы кулланыла. Украина кораллы көчләрендә хәрбиләр җитмәү шартларында, Русия хәрби җитәкчелеге болай эш итә: урман полосасына 2–3 кешедән торган төркемнәр җибәрелә. Кайчак хәтта бер генә кеше дә булырга мөмкин. Кем барып җитә – шул билгеле бер урынга җыела, һәм шуннан соң гына сугышка керәләр, — дип аңлата "Медиазона" мөхәррире.

***

Азатлык Радиосы 2026 елда да "Сугышта үлүчеләр" хисабын алып баруын дәвам итәчәк. Рәсми саннар булмаган вакытта, без бу бәйсез мәгълүматны гаять әһәмиятле дип саныйбыз.

Исемлеккә кермәгән кешеләр турында белсәгез, зинһар, безгә хәбәр итегез. Шулай ук, исемлектәге кешеләр турында өстәмә мәгълүматыгыз булса, йә хаталар тапсагыз, безгә хәбәр итүегезне үтенәбез.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG