Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 31 галим төрмәдә утыра, аларның җидесе 2025 елда кулга алынган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шуларның арасында Татарстанда туып-үскән, аннары МДУда белем алган математик Азат Мифтахов та бар. Ул инде җиденче ел төрмәдә утыра.

2025 елда Русиядә ким дигәндә җиде галим иректән мәхрүм ителгән — аларны тикшерү вакытында яисә хөкем карары чыгарылганнан соң сак астына алганнар. Бу мәгълүматны T-Invariant (бу галимнәр җәмгыятен берләштерүче, алар турында язучы медиа, аны оештыручылар Русиядән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗирләр - ред.) медиасы китерә. Аларның мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Русиядә җинаять эшләре нигезендә эзәрлекләнүче ким дигәндә 31 галим төрмәдә утыра. 2025 елда кулга алуларның нигезе дип "Русия гаскәрләре турында фейклар" тарату, дәүләткә хыянәт, чит дәүләт белән "конфиденциаль хезмәттәшлек итү", шулай ук икътисадка бәйле җинаять эшләре бар.

2025 елда җиде галим кулга алынган яки хөкем карары чагырылган, алар арасында доктор, профессор, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия булучылар бар. Шул ук вакытта, T-Invariant мәгълүматларына караганда, 2025 елда фән өлкәсендә эшләүче ким дигәндә өч кеше иреккә чыккан. Кемдер штраф түләп котылган, кемдер тулы елларын тутырып азат ителгән.

Шулай ук T-Invariant мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ким дигәндә 31 галим һәм фәнни тикшеренүләр алып баручы иректән мәхрүм ителгән. Аларның күпчелеге дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләр буенча эзәрлекләнә, кайбер галимнәргә берьюлы берничә маддә буенча гаепләүләр белдерелгән. Мондый эшләрнең гомуми саны — 16.

Русиядә төрмәдә утыручы галимнәр арасында татарстанлы Азат Мифтахов та бар. Ул инде җиденче ел төрмәдә утыра. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар. Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул бүгенге көндә Сембер өлкәскенең Мәләкәс төрмәсендә утыра. Күптән түгел ул өч елга беренче тапкыр бертуган сеңлесе белән очраша алды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG