Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстанда Азатлык Радиосы журналистлары хакимиятне тәнкыйтьләгән блогерның кабере тапкан: ул ноябрьдә югалган иде


Дидар Амансәхатов
Дидар Амансәхатов

Дидор Амонсахатовка 34 яшь иде

Азатлык Радиосы төрекмән редакциясе журналистлары югалган блогер Дидар Амансәхатовның каберен тапкан. Бу аның үлеме турындагы мәгълүматларны раслау булып тора.

34 яшьлек Дидар Амонсәхатов социаль челтәрләрдә Хитровский тәхәллүсе белән язган. Ул TikTokта Төркмәнстан хакимиятен, илдәге икътисади хәлне һәм азык-төлек бәяләренең югары булуын тәнкыйтьләгән. Амонсәхатов 2025 елның ноябрь ахырында кинәт югалган.

18 декабрьдә Азатлык Радиосының төрекмән хезмәте журналистлары үз чыганакларыннан Амонсәхатовның Төрекмәнстан куәт оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы һәм аларның газаплаулары нәтиҗәсендә һәлак булуы турында белгән. Әмма хакимият блогерның кайда булуын да, аны тоткарлау сәбәпләрен дә рәсми рәвештә шәрехләмәде.

Исемен атамауны сораган төрекмәнстанлы Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Хитровскийның битендә блогерның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашуыннан соң, аны да сорау алуга алып киткәннәр. Сорау алу вакытында Төрекмәнстан дәүләт иминлеге хезмәте эшчесе ир-атка янап, блогерның язмышы Төрекмәнстан хакимиятен тәнкыйтьләүчеләрнең һәркайсы өчен сабак булырга тиеш дип белдергән.

Хитровскийның соңгы видеоларының берсендә аерым алганда, ит бәяләренең кискен артуын тәнкыйтьләп, аның Төрекмәнстан халкы өчен тансык ризыкка әйләнүен әйтте. Илдәге азык-төлек кризисы турында моңа кадәр Азатлык Радиосы һәм башка бәйсез медиалар да язды. Шул ук вакытта Төрекмәнстан хакимияте илдәге азык-төлек бәяләре, эшсезлек яки халыкның түбән яшәү дәрәҗәсе мәсьәләләрен беркайчан да шәрехләми.

Хокук яклау оешмалары Төрекмәнстанны бәйсез медиалар, сәяси һәм шәхси ирекләр булмаган дөньядагы иң ябык һәм репрессив иле дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG