Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Венесуэла хакимиятеннән Русия, Куба, Кытай һәм Иран киңәшчеләрен илдән чыгаруны таләп итә


Нью-Йоркта Николас Мадурога гаепләү белдерелгәндә демонстрантлар мәхкәм бинасы каршында
Нью-Йоркта Николас Мадурога гаепләү белдерелгәндә демонстрантлар мәхкәм бинасы каршында

Делси Родригес бу таләпләр белән килешкән

АКШ Венесуэла хакимиятеннән Русия, Куба, Кытай һәм Иран киңәшчеләрен илдән чыгаруны таләп итә. The New York Times АКШ рәсми затларга сылтаные язуынча, бу хакта дүшәмбе көнне АКШ канун чыгаручылар белән очрашу вакытында илнең дәүләт сәркатибе Марко Рубио белдергән.

Рубио Венесуэланың яңа лидеры Делси Родригеска берничә таләп куйган. Алар арасында әлеге дүрт илдән килгән һәм киңәшче вә башка вазифаларда эшләүче буларак хезмәт иткән күзләү хезмәткәрләрен һәм хәрбиләрне илдән җибәрү таләбе дә бар. Делси Родригес бу таләпләр белән килешкән.

Газета язуынча, әлеге дүрт илдән килгән дипломатларның бер өлешенә Венесуэлада калырга рөхсәт ителәчәк. Чит ил хәрби киңәшчеләрен һәм махсус хезмәтләр вәкилләрен илдән чыгару Венесуэла хакимиятләре өчен сизелерлек булырга мөмкин, чөнки Куба киңәшчеләре илнең иминлек оешмаларында мөһим роль уйнаганы билгеле. Николас Мадуроның шәхси сакчылары буларак та кубалылар хезмәт иткән. Аларның кимендә 30ы Мадуроны тоткарлау чарасы вакытында үтерелгән.

Рубио Венесуэлада сайлаулар үткәрү һәм демократияне торгызу турында берни дә әйтмәгән.

Венесуэланың элекке лидеры Николас Мадуро һәм аның хатыны 3 гыйнварда Каракаста уздырылган хәрби чара вакытында АКШ махсус көчләре тарафыннан тоткарланды. Алар Нью-Йоркта наркотрафик һәм наркотеррорчылыкта гаепләнеп мәхкәмә каршына басачак.

Венесуэланың вакытлыча президенты буларак антны Делси Родригес китерде. Ул АКШка карата тәнкыйть сүзләре әйтүенә карамастан, Вашингтон белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. АКШ Кариб диңгезендә дөньядагы иң зур очкычлар йөртүче (авианосец) "Джералд Форд" корабы җитәкчелегендә көчле хәрби-диңгез төркемен туплаган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG