6 гыйнварда әлеге исемлеккә 25 ил өстәлде. Алар арасында Ангола, Җәзаир, Фиджи, Бангладеш, Куба, Нигерия, Непал, Венесуэла, шулай ук Кыргызстан һәм Таҗикстан да бар. Яңа таләпләр 2026 елның 21 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә "Настоящее Время".
Хәзер исемлектә барлыгы 38 ил бар, моңа кадәр аңа Төркмәнстан да кертелгән иде. Бу илләрнең ватандашлары 5 мең, 10 мең яки 15 мең доллар күләмендә йолым (залог) кертергә тиеш булачак. Акча күләме визага әңгәмә вакытында билгеләнәчәк. Шул ук вакытта, йолым кертү виза бирелүен гарантияләми. Виза шартлары үтәлгән очракта яки виза бирүдән баш тартканда, акчалар кире кайтарылачак.
Виза алган кешеләр АКШка керүне һәм илдән чыгуны бары тик өч халыкара һава аланы аша гына башкарырга тиеш булачак: Логан (Бостон), Кеннеди (Нью-Йорк) һәм Даллес (Вашингтон). Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, АКШка кертүдән баш тарту яки илдән чыгуның тиешенчә теркәлмәве ихтимал, дип белдерде АКШ Дәүләт департаменты.
Илдән чыгуны Эчке иминлек министрлыгы теркәячәк. Әгәр виза иясе виза шартларын бозган дип табылса, аның мәгълүматлары тикшерү өчен АКШның Ватандашлык һәм миграция хезмәтенә (USCIS) тапшырылачак.
АКШ керү визаларын йолым белән бирү сынау програмын 2025 елның августында башлап җибәрде. Америка хакимияте фикеренчә, хәзер йолым таләп ителә торган илләр ватандашлары еш кына АКШка кергәннән соң калу өчен рөхсәт ителгән тору вакытын арттыра.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум