АКШ президенты Доналд Трамп Иран җитәкчелеге Вашингтон белән сөйләшүләр уздырырга тели дип белдерде. Бу хакта ул 11 гыйнварда Air Force One очкычында журналистларга әйтте.
"Без алар белән очраша алабыз. Очрашу оештырыла", диде Трамп. Ул шулай ук, АКШка "очрашу алдыннан гамәл кылырга туры килүе дә ихтимал" дип өстәде, ләкин тулырак мәгълүмат бирмәде.
10 гыйнварда Трамп Truth Social социаль челтәрендә АКШ иреккә омтылган Иранга "ярдәм итәргә әзер" дип язды. The New York Times газетасы хәрби даирәләрдәге чыганакларына сылтама белән, соңгы берничә көндә АКШ президентын Иранга каршы хәрби һөҗүмнәрнең берничә варианты белән таныштырганнарын, әмма әлегә соңгы карар кабул ителмәвен хәбәр итте.
Элегрәк Ирандагы протестчыларны яклап АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио һәм республикан сенатор Линдси Грэм чыгыш ясаган иде.
Иран хакимиятләре һәлак булганнар һәм кулга алынганнар саны турында рәсми мәгълүмат бирми. Хокук яклаучылар төрле саннар китерә. Human Rights Activists News Agency (HRANA) хокук яклау оешмасы мәгълүматларынча, 11 гыйнварга протестлар башланганнан бирле 544 кеше һәлак булган, шул исәптән сигез бала, 47 хәрби хезмәткәр һәм тәртип саклау оешмалары вәкилләре.
Iran Human Rights оешмасы ким дигәндә 192 протестчының үтерелүен раславын белдерде.
Массакүләм мәгълүмат чаралары чыганаклары һәм Telegram-каналлар меңләгән кешенең һәлак булуы турында яза, әмма бу мәгълүматларны рәсми рәвештә раслау мөмкин түгел.
Хокук яклау оешмалары интернетның тулысынча сүндерелүе һәм мәгълүматка керүгә кырыс чикләүләр кертелүе мәгълүмат җыюны һәм аны тикшерүне җитди кыенлаштыра дип билгели. NetBlocks сайты мәгълүматларынча, Иранда интернет инде ким дигәндә 84 сәгать эшләми.
Азатлык Радиосының иран хезмәте — Фарда Радиосы хәбәр итүенчә, Иран тышкы эшләр министры Габбас Арагчи илдәге күп кеше катнашындагы протестлар "көч куллануга һәм кан коюга әйләнде" дип белдеде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә бу хәл Доналд Трампның тыкшынуы өчен "сәбәп" булган.
Арагчи шулай ук хакимиятнең протестларда катнашучыларның кораллы булуын раслый торган дәлилләре барлыгын әйтте. Министр сүзләренчә, вазгыять контрольдә тотыла, ә хакимият көчләре тәртипсезлекләрдә гаепләнүчеләрне эзәрлекләячәк. Ул протестларны кырыс рәвештә бастыру турында искә алмады.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум