Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" тагын биш "Баймак эше" фигурантын сәяси тоткын дип таныды


2024 елның 17 гыйнвары. Баймакта мәхкәмә бинасы каршында җыелган халык һәм куәт оешмасы хезмәткәрләре
2024 елның 17 гыйнвары. Баймакта мәхкәмә бинасы каршында җыелган халык һәм куәт оешмасы хезмәткәрләре

Хокук яклаучылар аларны сак астыннан азат итүне таләп итте.

Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән тагын 5 кешене сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта оешма тараткан хәбәрдә әйтелә.

Сәяси тоткын дип танылган яңа исемнәр: Буранбай Әбүшахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдин.

Бу кешеләргә карата гаепләү карарларын Ижауның Индустриал район мәхкәмәсе 2025 елның 23 декабрендә чыгарды. Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип таптылар.

Мәхкәмә Әбүшахмин, Әюпов, Гыйзәтуллин һәм Исәнгилдинны дүрт ел да ике айга, Әхмәтовны дүрт ел ярымга иректән мәхрүм итте.

"Җыелган халык "[2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак районы мәхкәмә бинасы янында] массакүләм тәртипсезлек билгеләренә туры килә торган гамәлләр кылмады, дип белдерделәр "Мемориал"да. — Куәт оешмалары хөкем карарын көткән һәм шигарьләр кычкырган кешеләргә карата нигезсез рәвештә көч кулланды. <…> Без полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануны нәкъ менә протестчыларны куып таратырга тырышкан куәт оешмасы вәкилләре гамәлләре китереп чыгарды дип саныйбыз".

Хокук яклаучылар "аларны сак астыннан азат итүне, массакүләм тәртипсезлекләр турындагы җинаять эшен туктатуны һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы җинаять эшләрен яңадан карауны" дип таләп итте.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аны якларга Баймак мәхкәмәсе каршына йөзләгән кеше килде. Протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җинаять эшләре ачты. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланды.
  • Idel.Реалии мәгълүматларынча, Башкортстаннан читтә үтүче мәхкәмәләр "Баймак эше" нигезенедә 68 кешене хөкем иткән.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG