2025 елда Русия нефть эшкәртү заводларына торбаүткәргечләр аша нефть китерү соңгы 15 елдагы иң түбән күрсәткечкә — 228,34 миллион тоннага — төшкән. Argus аналитика оешмасы мәгълүматларына караганда, торбаүткәргеч аша китерү күләме 1,6%ка кимегән. Аналитиклар әйтүенчә, төп сәбәп — елның икенче яртысында заводларны туктатып торырга мәҗбүр булуы һәм ремонтлар. Энергетика министрлыгында бу темага аңлатма бирмәгәннәр, дип яза "Коммерсантъ".
Басма мәгълүматынча, 2025 елда Русиядә нефть эшкәртү 1,7%ка кимегән. Иң авыр чор августтан ноябрьгә кадәр туры килгән: заводларга 85,9 миллион тонна нефть кергән, ә бер ел элек бу күрсәткеч 90 миллион тонна булган. Нәкъ менә шул айларда НПЗларда иң күп гадәттән тыш хәлләр булган. Моның нәрсәгә бәйле булуын "Коммерсантъ" язмый.
Argus күрсәтүенчә, 2025 елда иң нык кимү "Роснефть" ширкәтендә күзәтелгән — әлеге ширкәт Русиядәге иң зур нефть эшкәртүче булып санала.
Аналитиклар китергән саннарга караганда, ширкәтнең НПЗларына нефть китерү (Ярославль НПЗдагы өлешен һәм "Башнефть"нең Уфа заводлар төркеме өчен каралган партияләрне исәпкә алып) 7,8%ка кимеп, 70,76 миллион тоннага төшкән. Argus мәгълүматларынча, Рязань НПЗсына китерүләр 34%ка кимегән.
Нефть эшкәртү ширкәтләренең йөкләнешенә экспортка чикләүләр дә тискәре йогынты ясаган булырга мөмкин. Хөкүмәт 2025 елның сентябреннән бензин һәм дизель ягулыгын экспортлауны тыя.
2026 елга карата фаразлар әлегә билгесез булып кала. Элегрәк Энергетика министрлыгы 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшкәртү 2024 ел дәрәҗәсендә сакланыр дип көткән иде, әмма экспертлар яңа өзеклеләр куркынычы һәм эшкәртүнең табышлылыгы түбән булу үсешне тоткарлар дип тә искәртә.
Соңгы айларда Украина дроннары Русия нефть эшкәртү заводларына даими һөҗүм итә. Нәтиҗәдә заводлар эшчәнлеген өлешчә йә тулысынча туктата.
Башкортстанның Салават, Стәрлетамак, Уфада урнашкан нефть эшкәртү корылмаларына да былтыр берничә һөҗүм булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум