2026 елда Башкортстанда Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын яклауга 25 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
Бу хакта премьер-министр Андрей Назаров алып барган хөкүмәт утырышына сылтанып "Башинформ" яза.
Шул ук вакытта декабрь аенда турыдан-туры эфир вакытында республика башлыгы Радий Хәбиров 2026 ел Башкортстан өчен актуаль проблемнарны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан иң авыры булырга мөмкин дип белдергән иде. Юлларның начар халәте турындагы сорауга җавап итеп, ул болай диде:
Шулай да ул начар юлларны төзәтү өчен каралган акчалар тулысынча шул максатларга китәчәк диде, әмма "аның һичшиксез җитмәве"н әйтте. Ул халыкны бу чорны сабырлык белән чыгарга өндәде
"Әйтергә кирәк, 2026 елда безнең республика өчен булган проблемнарны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан, күрәсең, иң катлаулы ел булачак. Чөнки без бюджетның иң зур дефициты белән керәбез".
Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.
"Мин Башкортстанның да, Русия икътисадының да начараюын күзәттем. 2025 елда бу ачык күренә башлады. Хәлләрнең артка тәгәрәвенең бер дәлиле — Башкортстан хакимиятенең "Башнефть"нең дәүләткә караган өлешен сату нияте. Бу республикада хәлләрнең мөшкел булуының төп күрсәткече. Республика бюджеты да зур дефицит белән кабул ителде. 2026 ел бик авыр булачак", — диде Азатлык радиосына "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов.
- Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша. Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8828 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум