Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр Украинада Русиянең аз санлы халыклары арасында югалтулар башка этник төркемнәр белән чагыштырганда зуррак икәнен ачыклаган


Русия солдатлары, архив фотосы
Русия солдатлары, архив фотосы

Тикшерүчеләр 26 гыйнварга Русиядән барлышы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре.

Би-би-си урыс хезмәте "Медиазона" һәм волонтерлар такымы белән бергә ачык чыганаклар нигезендә Украинага каршы алып барылган сугыш барышында аз санлы халыклар арасындагы югалтулар башка барлык этник төркемнәр белән чагыштырганда шактый югары булуын ачыклаган.

Тикшерүчеләр 23 гыйнварга Русиядән барлышы 165 661 хәрби үлемен раслаган. Аларның 465е — Русиядә юкка чыгу куркынычы астында торган аз санлы халыклар вәкилләре.

Халык санына нисбәттән караганда, әлеге халыклар арасындагы югалтулар башка барлык этник төркемнәр белән чагыштырганда шактый югары, дип белдерә журналистлар.

Һәлак булучыларның яртысына якыны — ненецлар: барлыгы 201 кеше.

Сугышта барлыгы 28 теленгит (Алтайның җирле халкы) һәлак булган, бу — әлеге милләтнең һәр йөзенче вәкиле дигән сүз. Ирләр саны нисбәтеннән исәпләгәндә, бу өлеш тагын да югарырак булыр иде, әмма теленгит ирләре саны турында төгәл мәгълүмат юк.

Һәлак булучылар исемлегендә шулай ук эскимослар, ителмәннәр, хантлар, коряклар, нганасаннар, саамнар һәм үдэгеәйлар да бар.

Басылып чыккан некрологларга караганда, аз санлы җирле халыклар вәкилләренең якынча яртысы армия белән килешүне үз теләкләре белән имзалаган, 15 проценты фронтка колония-төрмәләрдән җибәрелгән, 10 проценты мобилизацияләнгән, тагын 10 проценты Украинага каршы сугыш башланганчы ук армиядә хезмәт иткән һөнәри хәрбиләр булган.

Гомумән алганда, гыйнвар башыннан бирле кимендә 3605 Русия хәрбие үлеме турында некрологлар басылып чыккан.

Бу саннар 2024 елның гыйнварындагы югалтулар күрсәткечләре белән тәңгәл. Журналистлар фикеренчә, бу хәл дипломатик тырышлыкларга карамастан, хәрби хәрәкәтләрнең көче кимемәвен күрсәтергә мөмкин.

Югалтуларның абсолют саннарына күз салсак, Башкортстан һәм Татарстан һәлак булучылар саны буенча һаман да башка төбәкләрдән шактый алда бара. Журналистлар моны өлешчә әлеге республикаларда югалтулар турында мәгълүматны системлы рәвештә җыючы волонтерларның актив эшләве белән аңлата.

Бу эшне Азатлык Радиосы да алып бара. Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстаннан 23 гыйнварга кимендә 8 876, Татарсаннан - кимендә 7527 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан җыелган мәгълүмат, чын саннарны хакимиятләр яшерә.

2024 елда Курски өлкәсе янындагы хәрби хәрәкәтләрдә Русиянең бетеп баручы асаба халкы – керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булды.

Русия ягыннан үлгән гаскәриләр арасында милли азчылыклар, асаба халыклар саны чамасыз күп булуына әлеге теманы күзәткән активист, "Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе Мария Вьюшкова да сөйләгән иде.

— Сугышта үлүче этник казакълар саны күпкә югарырак. Аеруча Әстерхан казакълары арасында үлүчеләр күп. Карагыз: соңгы җанисәп саннарына күрә, Әстерхан өлкәсендә казакълар күләме 17.6% дип аталды. Бу өлкәдә исә алар сугышта үлүчеләрнең яртысын тәшкил итә! Безнең статистикада үлүчеләр арасында казакълар — 3.1–4.0% тирәсендә, ә Русия халкы арасында алар — нибары 0.47% кына(2020 елгы җанисәпкә күрә Русиядә казакълар саны 0.4% — ред), — дип сөйлде ул.

Бу тенденция сугыш дәвамында сакланып килә. Казакълар, бурятлар һәм тывалар кебек Русиядәге этник азчылыкларның, аларның илдәге бар күләме белән чагыштырганда, Украина сугышында берничә тапкыр күбрәк үлүе төгәл күренә, ди Вьюшкова.

Ул бигрәк тә Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азсанлы асаба халыклар очрагында моның бер фаҗига булуын әйтә.

— Үдегайләр, нганасаннар кебек халыклар сугышта үлүчеләрнең уртача Русия дәрәҗәсе белән чагыштырганда 15-18 тапкыр күбрәк! — ди активист.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG