Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге 2027 елда Русиядән табигый газ импортын тулысынча тыячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы елларда Русиядән Европа Берлегенә нефть һәм газ импорты сизелерлек кимеде

Европа берлеге 2027 ел башыннан Русиядән сыекландырылган табигый газ (СПГ) импортын тулысынча тыячак. Ә Русиядән торбаүткәргеч аша газ китерү 2027 елның 30 сентябреннән тыелачак. Бу хакта Европа Берлеге шурасы белдерүендә әйтелә.

Бу вакытка кадәр гамәлдәге контрактларның күчеш чоры тәмамланачак. Гомумән алганда, Русиядән Европа Берлегенә газ кертүгә тыю карары үз көченә кергәннән соң алты атна үткәч - Европа Берлегенең рәсми журналында басылып чыкканнан соң икенче көнне гамәлгә керәчәк.

"Бу карар Европа Берлегенең Русия энергия чыганакларына бәйлелеген туктатуны максат иткән REPowerEU програмы максатларына ирешүдә төп юнәлеш булып тора", диелә матбугат хәбәрендә.

Европа Берлеге илләре газ җибәрүгә рөхсәт биргәнче аның кайдан килүен тикшерергә тиеш булачак. Тыюны бозган очракта штрафлар каралган: физик затлар өчен — кимендә 2,5 миллион евро, ә ширкәтләр өчен — кимендә 40 миллион евро, яисә еллык әйләнешнең кимендә 3,5 проценты.

Европа Берлегенең бер яки берничә илендә гадәттән тыш хәл игълан ителеп, газ белән тәэмин итүгә җитди куркыныч туган очракта, Еврокомиссия Русия газын импортлауга кертелгән тыюны дүрт атнага кадәр туктатып тора алачак.

1 мартка кадәр Европа дәүләтләре газ импортына диверсификация ясау планнарын әзерләргә һәм Русиядән китерелгән газны алыштырганда барлыкка килергә мөмкин көтелмәгән хәлләрне бәяләргә тиеш булачак. Моның өчен ширкәтләр Русиядән газ китерүгә кагылышлы барлык килешүләр турында дәүләт хөкүмәтләрен һәм Еврокомиссияне хәбәрдар итәргә мәҗбүр булачак.

Шундый ук планнарны Русия нефтен импортлауны дәвам итүче Европа Берлеге илләре дә тәкъдим итәргә тиеш булачак. Европа Берлеге Шурасы хәбәр итүенчә, Еврокомиссия Русия нефте импортын 2027 ел ахырына кадәр этаплап туктату турында карар өлгесен тәкъдим итәргә ниятли.

Соңгы елларда Русиядән Европа Берлегенә нефть һәм газ импорты сизелерлек кимеде. Санкцияләр аркасында 2025 елга нефть китерү күләме 3 процентка кадәр төшсә, Русия газы һаман да Европа Берлеге импортының якынча 13 процентын тәшкил итә. Бу елына 15 миллиард евродан артык. Европа Берлеге бәяләвенчә, бу хәл сәүдә һәм энергетика иминлеге өчен җитди хәвефләр саклануына китерә, диелә Европа Берлеге шурасы хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG