Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт думасы ФСБ-га интернетны сүндерү хокукын бирүче канун өлгесен хуплады

Мәскәүдәге ФСБ бинасы
Мәскәүдәге ФСБ бинасы

Шул ук вакытта элемтә операторлары мөштәриләр алдында матди җаваплылыктан азат ителә.

Русия Дәүләт думасы Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) элемтәне чикләүдә вәкаләтләрен киңәйтүче канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Ноябрь аенда парламентка кертелгән "Элемтә турында"гы канунга төзәтмәләр мобил элемтәне генә түгел, стационар интернетны да сүндерү мөмкинлеген күздә тота. Бу ФСБ таләбе белән иминлекне тәэмин итү максатында эшләнә дип аңлатыла. Шул ук вакытта элемтә операторлары мөштәриләр алдында матди җаваплылыктан азат ителә.

"Канун өлгесе Русиядәге ФСБ эшчәнлегендә иминлекне тәэмин итү һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүгә юнәлтелгән. Канун өлгесендә каралган чараларны гамәлгә ашыру социаль-икътисади, финанс һәм башка, шул исәптән бизнес өчен дә тискәре нәтиҗәләргә китермәячәк", диелә аңлатмада.

Русия дигитал министры урынбасары Иван Лебедев документны алдан тикшерү барышында төзәтмәләрнең кирәклеген элемтә операторларына каршы булган күпсанлы мәхкәмә шикаятьләре белән бәйле булуын аңлатты. Ул шулай ук дроннар һөҗүме вакытында мобил элемтә эшен чикләү кирәклеген ассызыклады.

Русиядә дроннар һөҗүменә бәйле мобил интернет эшенә әледән-әле чикләүләр кертелә. Өзеклекләр төбәкләрдә генә түгел, Мәскәү һәм Петербурны да кертеп, эре шәһәрләрдә дә теркәлә. Хакимият, кагыйдә буларак, моны иминлекне тәэмин итү белән аңлата.

Мондый чикләүләр такси, кибетләр, онлайн-банклар эшендә өзеклекләргә китергәч бизнес тарафыннан ризасызлык тудырган иде.

Элек Башкортстанның дигитал министры Геннадий Разумикин мобил интернет сүнгәндә хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге булсын өчен кешеләргә үзләре белән күпмедер күләмдә кулакча йөртергә киңәш итте.

Казанда яшәүчеләр интернетның сүнүе үзәккә үтә башлады дип зарланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG