Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаменеи АКШ Иранга һөҗүм иткән очракта "төбәктә сугыш" белән янады

Тәһранда АКШка каршы плакат
Тәһранда АКШка каршы плакат

Хаменеи шулай ук Иранның "сугыш башлау" яклы булмавын әйтте.

Якшәмбе көнне Тәһран белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләр чираттагы тапкыр кискенләшкән шартларда, Иранның югары рухание, аятулла Али Хаменеи АКШ Иранга һөҗүм иткән очракта, бөтен төбәкне колачлаячак сугыш башланачак, дип белдерде.

Хаменеи шулай ук Иранның "сугыш башлау" иницаторы булмавын, башка дәүләтләргә беренче булып һөҗүм итмәвен әйтте, әмма һөҗүмгә һөҗүм белән җавап бирергә әзер булуын ассызыклады. Аның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аятулла якшәмбе көнне Ислам инкыйлабының 47 еллыгына багышланган чара уңаеннан җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашкан.

АКШ президенты Доналд Трамп моңа кадәр Якын Көнчыгышта хәрби-диңгез көчләрен арттырырга кушты һәм атом коралы мәсьәләсендә сөйләшүләрдә алга китеш булмаган очракта, яки Иран хакимияте протестларны кырыс рәвештә бастыруны дәвам итсә, Тәһранга һөҗүм ясау мөмкинлеген дә кире какмады.

Алдагы көнне Трамп Иранның хәзер АКШ белән "җитди сөйләшүләр" алып баруын белдерде. Аның сүзләренчә, бу сөйләшүләр нәтиҗәсендә "кабул ителерлек ниндидер карарга" ирешү мөмкин. Иран хакимияте вәкилләре белән АКШ арасында ихтимал элемтә нечкәлекләре турында әлегә билгеле түгел.

Декабрь ахыры һәм гыйнвар башында Иранда күп кеше катнашында протестлар узды һәм анда хәбәрләргә караганда, бәрелешләр вакытында меңләрчә кеше һәлак булган. Хакимиятләр 3117 кеше үлүен белдерә, ә HRANA хокук яклау оешмасы 6713 кешенең һәлак булуы турында расланган мәгълүматлар бар дип әйтә. Аларның күпчелеге — протестларда катнашучылар, ди. Башка хокук яклау оешмалары һәм мәгълүмат чаралары да төрле саннар китерә, әмма алар расланмаган.

CNN Ак йорттагы үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, Доналд Трамп Иран җирендәге һәдәфләргә каршы киңкүләм һава һөҗүме ясау юлын карый. Иран атом програмын һәм баллистик ракетлар җитештерүен чикләүгә кагылышлы башлангыч сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлану моңа сәбәп булып тора.

Һөҗүм өчен ихтимал һәдәфләр арасында Иран җитәкчеләре, протестчыларны үтерү өчен җаваплы булган иминлек көчләре башлыклары, шулай ук атом програмы белән бәйле материаллар җитештерү һәм саклау корылмалары, шулай ук дәүләт оешмалары телгә алына.

Трампның Иранның атом програмына игътибары, мөгаен, узган җәйдәге һөҗүмнәр вакытында җимерелгән уран баету корылмаларын торгызу омтылышлары турында АКШ күзләү хезмәтләреннән алынган хәбәрләр аркасында арткандыр. Шулай ук Иран хакимиятенең Атом энергиясе халыкара агентлыгы (МАГАТЭ) инспекторларын үз корылмаларына кертүдән баш тартуы да шик тудыра.

Чәршәмбе көнне Иранның тышкы эшләр министры Аббас Арагчи илнең кораллы көчләре "теләсә нинди агрессиягә" "кичекмәстән һәм куәтле" җавап бирергә әзер дип белдерде. Америка белгечләре фикеренчә, Тәһран АКШның төбәктәге хәрби базаларына һәм АКШның төбәк беректәшләре җирләренә, иң элек Израилгә, һөҗүм ясарга мөмкинлек бирә торган шактый зур ракета арсеналына ия.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG