13 һәм 14 март көннәрендә Германиянең башкаласы Берлин шәһәрендә "Die Quelle | Чыганак" дип аталган татар спектакле куелачак. Бу хакта "Алмания татарча" телеграм-каналы хәбәр итә.
Оештыручылар аны Алманияда туган һәм сәхнәгә куелачак беренче татар спектакле дип атый.
Тамашаны Кәрим Тинчурин исемендәге театр баш режиссеры Айдар Җәббаров куя. Продюсерлар дип Германиядә яшәүче татарлар – Ләйсән Гәрәева һәм Эльза Нәбиуллина күрсәтелгән.
Спектакльдә Германиядә яшәүче һәвәскәрләр уйнаячак. "Алар өчен сәхнә теле - тамырларга мөрәҗәгать итү, милли хәтерне яңарту һәм үзең булып калу юлы. Үз тамырын, үз чыганагын белгән халык корымас", диелә белдерүдә.
Тамаша татар язучысы Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән.
Чарага керү түләүле, гадәти билет 22 евро тора. Укучылар һәм студентлар билетны 15 еврога сатып ала ала.
Татарча спектакль күрсәте "Ballhaus Prinzenallee" дип аталган мәйданчыкта узачак. Анда еш кына төрле илләрдән сәнгать вәкилләре чыгыш ясый, төрекчә дә тамашалар күрсәтелә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум