Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Франциско татарлары милли ризыклар сатып акча җыйды

Сан Францискода яшәүче татарлар милли ашларны сату көнен оештырган. Чара Америка төрки-татар ассоциациясенең (АТТА)бинасында узган. Биредә чәкчәк, пәрәмәч, пилмән һәм татлы бәлешләр сатылган. Бөтен ризыклар да татар мәхәлләсенә йөрүчеләр белән өмәләп әзерләнгән. Килгән акча Сан Франциско татарларының бинасын төзекләндерү өчен тотылачак.

Милли ризыкларны сату көнендә чәй дә әзерләнгән, теләгән кешегә татар йортында татар ашлары белән сыйланырга мөмкинлек булган. Ярминкәдә татарлар да милли ашларны сатып алган, башка американнар да күп килгән.

Тарихи мәгълүматларга күрә, Калифорния якларына беренче татар 1923 елда килә. 1950-60 елларда Кытайдан, Япониядән, Кореядан татарлар Калифорниягә килеп төпләнә башлый. 20ләп татар җәмгыять оештырып җибәрә, җитәкчеләрен дә сайлый.


дәвам

XS
SM
MD
LG