КАМАЗ ширкәтенең 2025 елдагы чиста зыяны 37,03 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 11 тапкырга күбрәк: ул чакта зыян 3,35 млрд сум булган. Бу хакта ширкәт хисабында әйтелә.
Хисап чорында керем 2,5%ка кимеп, 315,2 млрд сумга төшкән. КАМАЗның тулаем табышы якынча 32 тапкырга азайган — 757 млн сумга кадәр. Сату эшчәнлегеннән килгән зыян 22,9 млрд сумны тәшкил иткән, бер ел 909 млн сум табыш алынган булган.
Декабрь аенда КАМАЗ алдагы ун елга исәпләнгән ачык стратегиясен тәкъдим итте: автогигант 2036 елга кадәр керемне якынча 60%ка арттырып, 977 млрд сумга җиткерергә, ә чит ил базарларындагы сату өлешен 17%ка кадәр күтәрергә ниятли. Документтан күренгәнчә, йөк автомобильләре сату күләме дә 2024 елдагы 35 меңнән 2036 елда 56 меңгә кадәр үсәргә тиеш.
Стратегияне яңарту, шул исәптән, Русия базарында зур йөк машиналарына ихтыяҗның кискен төшүе белән бәйле: 2024 елда 111 мең машина сатылган булса, 2025 елда бу күрсәткеч 52 меңгә калган. Алдагы елларда исә ихтыяҗның әкренләп кенә артуы фаразлана.
Былтыр КАМАЗ йөк машиналарына ихтыяҗ кимү сәбәпле, дүрт көнлек эш атнасына күчеп алды.
2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КАМАЗга карата чикләүләр кертте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум