Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада чит ил студентлары яшәгән тулай торакта һөҗүм нәтиҗәсендә алты кеше яраланган

Һөҗүм итүче - 15 яшьлек үсмер дип хәбәр итте Тикшерү комитеты. Ул үз-үзен яраланган, авыр хәлдә.

7 февральдә Уфада Башкорт медицина университеты тулай торагында пычак белән һөҗүм итү булды. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхматуллин хәбәр итүенчә, барлыгы алты кеше яраланган.

Зыян күргән ике кеше шәһәрнең 18нче хастаханәсенә, берәр кеше — 13нче һәм 21нче хастаханәләргә китерелгән. Аларның барысы да тотрыклы хәлдә. Тагын бер кеше хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Һөҗүм итүче - 15 яшьлек үсмер дип хәбәр итте Тикшерү комитеты. Ул 17нче балалар хастаханәсенә озатылган, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

Һөҗүмнән соң Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе ике һәм аннан артык кешене үтерергә тырышу һәм полиция хезмәткәренең гомеренә янау маддәләре нигезендә җинаять эше ачкан.

Һөҗүмдә ике полиция хезмәткәре дә зыян күргән.

Кайбер басмалар һөҗүм итүчеләр икәү булган дип язган иде, бу мәгълүмат расланмады.

Һөҗүм булган тулай торакта башлыча чит ил студентлары яши, ул Репин урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан.

3 февраль көнне Уфаның 16нчы гимназиясендә 9нчы сыйныф укучысы Вадим (фамилиясе әйтелми) мәктәптә коралдан ут ачты һәм петарда шартлатты. Үсмер кулланган автомат уенчык корал булып чыкты. Әлеге хәлдән соң кеше үтерергә тырышу һәм җавапсызлык маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды. Үсмер йорт сагында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG